Йортларга капиталь ремонт турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 23 декабре, җомга, 14:15

«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты бүген депутатлар тарафыннан беренче укылышта каралды. Фикер алышканнан соң Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.

"Закон проекты тарафыннан эксплуатацияләү елы этаплап гамәлгә ашырыла торган күпфатирлы йорттагы милекчеләрнең капиталь ремонт өчен кертемнәр түләү бурычы барлыкка килү мизгелен билгеләү тәкъдим ителә, - дип аңлатты Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин.

Татарстанда күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең капиталь ремонт өчен кертемнәр түләү бурычы, төзелешнең соңгы этабын файдалануга керткәннән соң, әлеге йорт кертелгән капиталь ремонт буенча региональ программа рәсми басылып чыккан айдан соң килә торган айдан башлап алты календарь ай тәмамланганган соң барлыкка киләчәк.

Гамәлдәге законнарда капиталь ремонт буенча региональ программа расланганнан соң йә аны актуальләштергәндә файдалануга кертелгән, йорт региональ программага аның башка секциясен файдалануга кертү датасыннан чыгып элегрәк кертелгән булса, күпфатирлы йортның секциясендәге урыннар милекчеләренең капиталь ремонт өчен кертемнәр түләү бурычы барлыкка килү вакыты мәсьәләсен норматив җайга салу юк.

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына беренче һәм өченче укуларда үзгәреш кертү хакында» закон проектын кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International