«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Казанның 11нче интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе, 14:08

Бүген Казанның 11нче интернат-мәктәбендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен  чыршы бәйрәме уздырылган. Бәйрәм чарасында Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие " берләшәсе әгъзалары катнашты.

Депутатлар Алсу Нәбиева, Людмила Рыбакова, Альбина Насыйрова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина интернатта тәрбияләнүчеләргә бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.

«Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, республикада хәйрия акцияләре күп уздырыла, аларда депутатлар да актив катнаша. "Узган атнада без махсус операциядә катнашучы гражданнарның балалары өчен чыршы үткәрдек, районнарда депутатлар күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшыралар. Булышлык кирәк булган кешеләргә ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек бар», - дип басым ясады Алсу Нәбиева.

Интернат директоры Елена Фәхретдинова бәйрәм чарасында катнашкан барлык кунакларга рәхмәт белдерде. "Безнең балалар өчен мондый игътибар бик мөһим. Бүләкләр өчен аерым рәхмәт», – диде ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International