Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында җиңү белән котлады

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе, 14:49

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубының команда җитәкчелеген, уенчыларны һәм тренерлар составын Россия Кубогында җиңү белән котлады. Парламент башлыгы «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов, «Динамо-Татарстан» ФСОның рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов адресына котлау телеграммалары җибәрде.

Безнең егетләр ышанычлы рәвештә уңышка ирештеләр һәм унберенче тапкыр Россия Кубогына ия булып, илебез волейболында лидерлыкларын исбатладылар, - дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы җитәкчелегенә җибәрелгән телеграммада, - югары профессиональ уен һәм уенчыларның фидакарьлеге, тренерлык осталыгы, клубның бөтен командасы башкарган эшләр иң югары дәрәҗәдә бәяләүгә лаек. Без сезгә Җиңүнең бәхетле мизгелләре, Татарстан волейболы тантанасы өчен рәхмәт белдерәбез».

"Республикада спортны үстерүгә күрсәткән актив ярдәмегез һәм игътибарыгыз нәтиҗәсендә иң югары казанышлар ирешү мөмкин булды, - дип билгеләп үткән Дәүләт Советы рәисе Әсгать Сәфәровка җибәрелгән телеграммада, - ирләр клубы ышанычлы рәвештә унберенче тапкыр кубок иясе булды. Бу титул җанатарлар өчен чын Яңа ел бүләге булды һәм Татарстан клубларының илебез волейболында лидерлыгын кабат раслады».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усмановка Татарстан волейболына һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдергән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International