Татарстан халыклары ассамблеясенә БМОның Икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус бирелде

2022 елның 27 декабре, сишәмбе, 14:42

Татарстан халыклары ассамблеясенә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус бирде. Бөтендөнья оешмасы белгечләре дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, яшьләр оешмалары белән хезмәттәшлек өлкәсендә Ассамблея туплаган тәҗрибәгә БМО мәйданчыгында ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.

"Татарстан халыклары ассамблеясе утыз еллык эшчәнлеге дәверендә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында абруйлы катнашучы булды, аның составында милли-мәдәни оешмалар составы артты, муниципаль берәмлекләрдә филиаллар барлыкка килде, чит ил студентларын социаль-мәдәни адаптацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә торган яшьләр канаты актив эшли, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, БМОда кабул ителгән карарны шәрехләп, – Ассамблея эшенең бай тәҗрибәсе, республиканың күп милләтле хәрәкәтенең барлык дәрәҗәләрдә карарлар кабул итүдә актив катнашуы чит ил дәүләтләре тарафыннан зур кызыксыну уята. Халыкара делегацияләр белән күпсанлы очрашуларда безгә берничә тапкыр БМОның Икътисадый һәм социаль советы каршындагы консультатив статус алуга гариза бирү турында тәкъдимнәр килде ".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, халыкара оешмада консультатив статус алу дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының традицион кыйммәтләрен үстерү буенча Россия төбәкләре тәҗрибәсен алмашу өчен мөмкинлек бирә. «Безнең республика һәм ил өчен, гомумән, чит илләрдәге коллегалар белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мәйданчык ачылды, - дип басым ясады парламент җитәкчесе, – безне ишетсеннәр өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз».

БМО Икътисадый һәм социаль советы каршындагы конссультатив статусы хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга бирелә, аларның эксперт потенциалы һәм тупланган тәҗрибәсе дөньяви бергәлектә кирәк булырга һәм БМОның әгъза-дәүләтләрендә сынап каралырга мөмкин. Мондый статусы булган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар төрле өлкәләрдә эшлиләр, шул исәптән мәгарифне, сәламәтлек саклауны, ярлылыкны бетерү, кеше хокукларын бозу, җенси тигезлек, халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре һәм башкалар.

Консультатив статус – иҗтимагый оешмалар һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең рәсми раслануы, ул БМО эшендә катнашырга мөмкинлек бирә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Икътисадый һәм социаль советы каршында аккредитацияләнгән иҗтимагый оешмалар рәсми утырышларда катнаша, язма һәм телдән гаризалар белән чыгыш ясый, Хөкүмәтләрнең рәсми делегацияләре, БМОның вазыйфаи затлары һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуларда, дискуссияләрдә, интерактив диалогларда һәм БМО мәйданчыгында фикер алышуларда катнаша ала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International