Фәрит Мөхәммәтшин: "Бердәм Россия" партиясе гади булмаган шартларда берләштерү миссиясен башкара"

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе, 15:44

Бүген Чаллыда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге конференциясе узды, анда автоградның бердәмроссиялеләре 2022 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар, алдагы чорга план расладылар, "Мин Чаллылы! Мин гражданин!» партия проекты һәм "Навигатор" профориентация проекты хакында фикер алыштылар, шулай ук берничә кадрлар мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән партиядәшләрен сәламләп, автоград бердәмроссиялеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Быел "Бердәм Россия" сәяси партиясенә зур җаваплылык йөкләнде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, –"Бердәм Россия" партиясе катлаулы шартларда берләштерү миссиясен башкара. Бердәмроссиялеләр һәрвакыт халык арасында була, сайлаучыларны тыңлый һәм ишетә, җәмгыятьтә барлыкка килгән проблемалы сорауларга оператив җавап бирә. Кешеләр белән шул рәвешле эшләми торып безнең алда торган зур бурычларны хәл итәргә мөмкин булмас иде. Без, гадәттәгечә, зур проектларны тормышка ашыру һәм хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә карарлар кабул итү өчен «партия җилкәсен» куябыз, сәяси ихтыяр, ышаныч һәм шәхси үрнәк белән илһамланабыз».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге илдә иң эре төбәк бүлеге булып кала, партиянең 130 меңнән артык әгъзасын берләштерә. Партиянең Чаллы җирле бүлекчәсе составында – 14,3 меңнән артык әгъза, җирле бүлек 166 «беренчеләр»не берләштерә. "Без –илдә һәм республикада терәк партия, – дип ассызыклады парламент башлыгы, – ел саен партия әгъзалары һәм тарафдарлары арта бара. Фикердәшләребезнең артуы – безгә гражданнарыбызның ышанычын артуның иң яхшы күрсәткече".

Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы хәлгә дә тукталды. Республика икътисады моңарчы күрелмәгән тышкы чакыруларга карата югары тотрыклылык күрсәтә, барлык база индикаторлары буенча үсеш күзәтелә. "Чаллы республиканың күп секторлы икътисадына зур өлеш кертә, ул нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль һәм суднолар төзелешенең тармаклары белән танылган, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә дә зур игътибар бирәбез, авылда яшәүчеләргә ярдәм итәбез».

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы бердәмроссиялеләренә, Чаллының барлык күпмилләтле халкына бүген махсус операциядә алгы сафта булган хәрби хезмәткәрләргә һәм үз теләге белән китүчеләргә, илнең яңа территорияләрендә яшәүче халыкка күрсәткән гуманитар ярдәмнәре, ирләре мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Республика башлыгы Чаллы шәһәре мэры, Чаллы бердәмроссиялеләре лидеры Наил Мәһдиевка бу эштә шәхси катнашуы өчен аерым рәхмәт белдерде.

"Киләсе ел гади булмаячак, алда җаваплы партия эшләре тора", – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин һәм 2023 елның бәхетлерәк, уңышлырак һәм имин булуын теләде.

Конференция партия билетлары тапшыру һәм партия активистларын һәм партнерларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды. Конференция эшендә Яр Чаллы шәһәре мэры, партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Наил Мәһдиев, Дәүләт һәм шәһәр Советлары депутатлары, башлангыч бүлекләр секретарьлары, партия активистлары һәм тарафдарлары, «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» әгъзалары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International