Фәрит Мөхәммәтшин Евгений Варакин белән очрашты

2022 елның 30 декабре, җомга, 11:22

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин белән очрашты.

Республика вице-премьеры парламент башлыгына Татарстан шефлыкка алган Лисичанскины торгызу буенча алып барыла торган  эшләр турында сөйләде, шулай ук татарстанлыларга гуманитар миссияләр оештырулары  һәм "алгы сызыкта" булганнарга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Евгений Варакин “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенә һәм “Ярдәм янәшә! Ярдәм якында!" республика хәрәкәтенә Лисичанск халкыннан аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гуманитар миссияләргә республиканың күп кенә районнарында яшәүчеләр дә кушылды, алар гуманитар ярдәм, беренчел кирәк-ярак әйберләрен зур йөк автомобильләренә җыялар, депутатлар, предприятиеләр, муниципалитетлар җитәкчеләре, волонтерлар әлеге йөкләрне Луганск халык республикасына озатып баралар.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында Евгений Варакинга һәм Луганск халык республикасы территориясен торгызуда катнашучы һәм Лисичанскины тыныч тормышка кайтаруга ярдәм итүче барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Рәисе мондый эш һичшиксез дәвам итәр, киләсе ел Лисичанскида яшәүчеләрнең йортларына һәм гаиләләренә тынычлык китерер дигән ышаныч белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International