Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Степашин Казан Изге Ана иконасы соборында булдылар

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә, 17:19

Бүген танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, генерал-полковник Сергей Степашин Казанның Изге Ана иконасы соборында булды, анда ул Россиягә тынычлык һәм иминлек теләп шәм куйды. Мәртәбәле кунакны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатып йөрде.

"2023 нче ел яхшылыкның явызлыкны  җиңү елы булсын, илебездә тынычлык һәм иминлек урнашсын, - диде Сергей Степашин журналистлар белән аралашып, - моның өчен барыбызга да дога кылырга кирәк. Бу үз Ватанына ышанучыларның барысы өчен дә төп бурыч булып тора".

Фәрит Мөхәммәтшин Раштуа көнендә шулай ук "киләсе 2023 ел Бөек Россия өчен имин һәм тыныч булсын" дип теләде. «Республикабыз кунаклары, Владыка белән бергәләп әлеге изге урыннарда булдык, - диде республика парламенты җитәкчесе, - һәм төрле милләт һәм дин кешеләрен якынайтучы диннең бөек роленә тагын бер кат инандым. Бу изге урыннар безне берләштерә".

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл билгеләп үткәнчә, "бүген барлык догалар тынычлык, җиребезнең, халкыбызның иминлеген теләп кылына". "Теләсә нинди динле кеше бүген бу хакта гыйбадәт кыла, шәхси мәсьәләләр икенче планга чигенә дип уйлыйм. Бүген иң мөһиме – Ходай безнең җиребезгә тынычлыкны кайтарсын һәм рус халкы яшәсен һәм чәчәк атсын", - диде  ул.

Владыка Казан иконасының һәрвакыт рус халкының "Җиңү байрагы" булуын билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International