Депутатлар балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашыра

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе, 12:35

Депутатлар балаларның "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында язган Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруны дәвам итә. Әлеге акция 2022 елның 10 ноябрендә старт алды һәм 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Хәйрия акциясендә, гадәттә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, ятим, аз керемле гаиләләрдән балалар, авыр чирле өлкән яшьтәге кешеләр катнаша. Быел акциядә шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең һәм мобилизацияләнгән гражданнарның балалары, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожск һәм Херсон өлкәләре балалары катнашты. Алар барысы да үзләренең хыялы турында хат җибәрде. Узган елның декабрендә парламентта оештырылган Теләкләр чыршысыннан депутатлар балалар хыялы язылган 80 открытканы кисеп алды. Аларның күпчелеге инде тормышка ашырылган.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укулеле турында хыялланган ун яшьлек Сәминәнең Яңа ел теләген тормышка ашырырга ярдәм итте. Сәламәтлеге белән проблемалар булуга карамастан Сәминә бик актив, яхшы укый, музыка белән шөгыльләнә. Бүләкне кызга әнисе белән Болактагы  театрга спектакль карарга килгәч тапшырганнар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районыннан унбер яшьлек Зәлинә Нәбиуллинаның күптәнге хыялын тормышка ашырды. Күп балалы гаиләдән кыз Яңа елга смартфон алырга теләгән.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Лаештан өч яшьлек Анастасия Блохинаның яңа ел теләген үтәде. Кыз Baby Born курчагы турында хыялланган.

Депутат Владимир Вавилов Казаннан биш яшьлек Глебка планшет тапшырды. Малай авыр чир белән көрәшә. Депутат шулай ук Глебаны Казан хосписы патронажына алачакларын һәм аңа һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәген  хәбәр итте. "Кыш Бабай ролендә булып кечкенә Глебның теләген үтәвемә шатмын, - диде Владимир Вавилов, - Яңа ел каникулларыннан соң Глеб Казан хосписы кайгыртуында булачак: малайның һәм аның гаиләсенең тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакбыз. Ярдәм һәрвакыт янәшә бит".

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районының Түбән Ушмы авылыннан Александровлар гаиләсен котлады. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә, аларның икесенең  сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән. Депутат унике яшьлек Тимофей Александровка смарт-сәгать, биш яшьлек Иванга радиоидарә белән уенчык машина тапшырды.

Яңа ел белән яшь татарстанлыларны шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм депутат Ренат Нугайбеков котлады.

Аерым алганда, Леонид Якунин Баулы районының Александровка авылыннан Зиннәтовлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды, анда ике ятим бала тәрбияләнә. Миланага куртка, Артурга аяк киеме бүләк иттеләр. Ютазы районында депутат ике инвалид балалары булган гаиләне котлады. Балалар бүләкләргә бик шатландылар.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Актаныш районында яшәүче унбиш яшьлек Рузилә Хәкимованың хыялын тормышка ашырды. Кыз айфон турында хыялланган.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Баулы районының Шалты авылында Черных гаиләсендә кунакта булды. “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында депутат унөч яшьлек Никитага Яңа ел бүләге тапшырды. Акциянең идеясе бик яхшы, дип саный Таһир Һадиев,  чөнки «Теләкләр чыршысы» иң мохтаҗ, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрнең, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, бүләкләр чыннан да кирәк булган кешеләргә барып җитсен.

Депутат Ирек Салихов «Теләкләр чыршысы » бөтенроссия акциясе кысаларында акыллы колонка турында хыялланган уналты яшьлек Ильяс Бакировның Яңа ел теләген үтәде.

Депутат Елена Кузьмичева Чаллыдан Валериянең хыялын башкарды, кыз гитара турында хыялланган.

Яңа ел алдыннан Алабуга районыннан дүрт яшьлек Марк Лаврушевның да хыялы тормышка ашты. Аны гамәлгә ашыруда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова ярдәм итте. Марк швед стенкасы турында хыялланган.

Күп балалы Леврушевлар гаиләсендә дүрт малай тәрбияләнә. Марк - иң өлкәне, аның 2,5 яшьлек энесе һәм игезәк туганнар бар, аларга 10 ай. "Марк бүләкне алганда бик шатланды, - диде Людмила Рыбакова, - Минемчә, швед стенкасы аларга бик кирәк булачак! Балалар могҗизаларга ышансын һәм аларның яңа ел хыяллары тормышка ашсын иде!"

Яңа ел алдыннан депутат Динар Бариев Казаннан сигез яшьлек Нурия Туктарованың хыялын тормышка ашырды. Нурия бәйрәмгә матур күлмәк турында хыяллана. Аның кече сеңлесе дә депутаттан татлы бүләк алган. Нурия депутат белән аралашу барышында гаиләсенең традицияләре турында сөйләгән. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аларга кунакка килгән кешеләрнең барысы да кулдан язылган теләкләр ала. "Нуриянең үз куллары белән ихлас теләкләр язылган открыткалар ясавына бик шатмын", - диде Динар Бариев.

Депутат Марат Галиев Байлар Сабасында яшәүче  Рәис Дәүләтшинның (смартфон) һәм унбер яшьлек Анатолийның (тимераяк) һәм шулай ук унбиш яшьлек Казан малае  Әнвәрнең (ясалма чыршы) хыялларын чынга ашырды.

Депутат Николай Атласов республиканың Актаныш һәм Сарман районнарында булды. Биредә ул муниципалитетлар җитәкчеләре белән бергә ике гаиләдә булды, аларны Яңа ел белән котлады, шулай ук “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында балалар сораган бүләкләрне тапшырды. Сәрвәровлар гаиләсе спорт җиһазлары һәм швед стенкасы алган, ә Лотфуллиннар гаиләсеннән кыз бала - смартфон.

Депутат Азат Җиһаншин Роман Сәгыйтовның теләген үтәгән. "Улымның бәхетенең чиге юк", - дип сөйли малайның әнисе Ирина  Дмитриевна.

Депутат Руслан Гыйззәтуллин теләкләр чыршысыннан берьюлы өч открытка алып, Мурат Рамазановның (этеп йөри торган кар чанасы), Сергей Жижинның (планшет) һәм Никита Беданинның (уен руле) теләкләрен үтәгән.

Депутат Артур Габделҗанов Нурлан Кәримовка озак көтеп алган машинаны тапшырды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән малай хәзер өйдә машина белән йөри ала. Яшь автоһәвәскәрнең шатлыгы ташып чыкты, ди аның әнисе һәм улының елмаюы өчен депутатка чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Депутат Рузилә Тимергалиева Яшел Үзән районының Карамалы Тау авылыннан Ранэль Тухтаровның хыялын тормышка ашырган. Малай акыллы колонка турында хыялланган.

Депутат Эдвард Габдуллаҗанова җиде яшьлек Каринаның этеп йөри торган кар чанасы турында,  ә Геннадий Глушков  Лилиана Сәлахованың швед стенкасы турында хыялын чынга ашырган.

Лаештан Максим Блохин ноутбук турында хыялланган, ә Түбән Камадан Диләрә Зарипова - акыллы колонка турында. Аларның хыялларын тормышка ашырырга Дәүләт Советы депутаты Айрат Зиатдинов ярдәм иткән.

Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов  Зәйдә яшәүче  Тимур Тимофеевның телефон турындагы хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте.

Депутат Дмитрий Солуянов биш яшьлек казанлы Ярославка планшет тапшырды.

Депутат Михаил Сыроватский  Яшел Үзәннән батут турында хыялланган өч яшьлек Ясинәнең теләген үтәде. 

Депутат Мәгъзүм Сәлахов Әмир Дәүләтҗановка трюклы самокат тапшырды.

Унике яшьлек Диана Панкратова планшетлы булды. Кызның хыялын депутат Альберт Мөхәммәтшин тормышка ашырды.

Депутат Рөстәм Габделхаков Казаннан унбер яшьлек Альбинаның цифрлы пианино турында теләген үтәде. "Альбинаның ишетүе бик яхшы, ул дөньяны музыка аша кабул итә, һәм белгечләр пианинодагы уен дәресләре ярдәмендә сөйләм үсешен стимуллаштырырга киңәш итте. Әмма даими рәвештә дәресләргә йөрергә безгә, кызганычка каршы, ерак, - диде кызның әнисе Елена Альбертовна. - Без бәхетле, киләсе елда теләгебез тормышка ашачак, Альбинаның үз уен коралы барлыкка килде, димәк, педагоглар аның белән өйдә шөгыльләнә алачак!"

"Хәзерге балалар гаджетлар, мәсәлән, планшетлар яки электрон идарәле автомобильләр турында еш хыяллана, - дип сөйләде Рөстәм Абдулхаков, - мин һәрвакыт Кыш бабай ролен зур канәгатьләнү белән башкарам, чөнки бу бүләкләрне яшь адресатларга күпме шатлык һәм уңай хис-кичерешләр китерәчәкләрен беләм".

Депутат Ольга Воронова Казаннан биш яшьлек Диманың хыялын тормышка ашырды, аңа портатив колонка һәм татлы бүләк тапшырды.

Депутат Альбина Насыйрова Алинә һәм аның абыйсы Айдарга рюкзак, өстәл уены һәм тәм-томнар алып килде.

 “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрдән, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлардан һәм каты авырулардан күп открыткалар булды. Аларның Яңа ел хыяллары шулай ук үтәлде.

Депутат Дмитрий Анисимов пенсионерга озак көтелгән тегү машинасын тапшырды.

Чистайдан Алишер Шеркулов Яңа елга Xiaomi смартфонын алды. Өлкән кешенең хыялын депутат Алексей Созинов тормышка ашырды.

Хәйрия акциясе кысаларында балалар теләкләрен Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары да актив рәвештә тормышка ашырды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Тукай районыннан Даниилның Яңа ел теләген үтәде. Малай телескоп турында хыяллана иде. Даниил Кече Шилнә урта мәктәбендә икенче сыйныфта “бишле”гә укый. "Ул күп укый һәм барыннан да бигрәк космос темасы белән кызыксына. Яңа елга ул күк җисемнәрен күзәтү өчен телескоп алу теләген белдерде. Барыннан да бигрәк Юпитерны күрергә хыяллана ", - дип сөйләде малайның әнисе.

"Телләр чыршысы" - иң яхшы Яңа ел проекты. Анда катнашып, без, өлкәннәр, үзебезне Кыш Бабай итеп хис итә һәм балаларга яңа мөмкинлекләр тудыра алабыз. Даниилга уңышлар телим! Мондый тырыш яшь астрономның һичшиксез барысы да яхшы булачак! "- дип теләде Айдар Метшин.

РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Яңа ел алдыннан дүрт яшьлек Ваня Волков һәм аның ишле гаиләсе белән очрашты. Депутат аның теләге белән открытканы "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә алган иде. Иванга гыйнварда 5 яшь тула, һәм ул үзенең туган көнен дельфиннар белән бәйрәм итәргә теләгән. Гыйнварның икенче яртысында Иваннар гаиләсе  Чаллы дельфинариена китәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International