Фәрит Мөхәммәтшин Мортаза Рәхимовның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 11:55

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән туган Башкортстаны һәм тулаем ил үсешенә зур өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мортаза Рәхимовның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты.

«Иҗтимагый һәм сәяси тормышның үзәгендә кайнаган, киң җәмәгатьчелекнең абруен һәм ихтирамын яулаган Мортаза Рәхимов Башкортстанның беренче Президенты итеп сайланды, республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлтелгән күп кенә идеяләрнең һәм эшләрнең  башында торды», - дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров адресына җибәрелгән телеграммада.

 Дәүләт Советы Рәисе Мортаза Рәхимовның киң кырлы эшчәнлеге Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең яңа сәяси һәм хокукый системасын булдыру, милләтара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын ныгыту, республикаларыбызның тугандаш халыклары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту белән бәйле булуын ассызыклады.

"Бу искиткеч кеше, башкорт халкының лаеклы улы, чын патриот турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр", - диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International