Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшен югары бәяләде

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе, 18:27

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль милекне файдаланудан консолидацияләнгән бюджетның керемнәре 16 млрд 390 млн сум тәшкил иткән. Республика бюджетына 10 млрд 746 млн сум кергән. Республика территориясендә урнашкан 17 газ бүлү челтәре объекты гамәлгә ашырылган, бу бюджетка 136,8 млн сум акча кертергә мөмкинлек биргән. Моннан тыш, 2025 елга кадәр 858 объект буенча республика бюджетына 600 млн сум күләмендә аренда түләүләре кертү планлаштырыла.

Милекне сатканда коррупция куркынычларын киметүнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең мөһим факторы дип министр электрон сатуларны атады. Аның сүзләренә караганда, 2022 ел дәвамында сәүдә мәйданчыгында милекне сату буенча 2,7 млрд сумлык 1,4 меңнән артык сәүдә игълан ителгән.

Хисап елында дәүләт учреждениеләренә беркетелгән мөлкәттән һәм җир кишәрлекләреннән файдалануга 92 тикшерү уздырылган. Барлыгы 1300 объект тикшерелгән, шуларның 150сенә карата хокук бозулар ачыкланган.

Республикада барлык категория җирләрнең җир кишәрлекләренә кадастр бәяләү уздырылган. Барлыгы 1,8 млн җир кишәрлеге бәяләнгән. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше дәвам итте. 2022 елда 2 787 участок бирелгән.

Дәүләт хезмәтләренең 24 төре электрон форматка күчерелгән, ТР дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм исәпкә алу буенча Бердәм мәгълүмат системасы эшли башлаган.

Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә "Пространстволы мәгълүматларның илкүләм системасы" дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде. "ТР пространство мәгълүматы фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов республикада территориаль планлаштыру эшләренең барышы һәм торак пунктлар, территориаль зоналар, җир категорияләре чикләре турында белешмәләр кертү турында мәгълүмат бирде. Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан һәм нәтиҗәле файдаланмау фактларын ачыклау буенча Россельхознадзор идарәсенең эше турында ведомство җитәкчесе Илнур Галиев сөйләде. Аларның чыгышларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре, агымдагы елга эшләр бурычлары һәм планнары яңгырады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коллегия утырышында чыгыш ясагап, министрлыкның узган елгы эшчәнлеген югары бәяләде. "Җир-мөлкәт комплексы белән нәтиҗәле идарә итү - республиканың уңышлы социаль-икътисадый үсешенең мөһим шарты, - дип билгеләде ул. - Шунысы куанычлы, министрлык республика бюджетына керемнәрнең күләм планын уңышлы үтәгән: милекне арендага бирү - 101,8 %ка, җир кишәрлекләрен сату - 100,3 %ка, җир кишәрлекләрен арендалаудан һәм дивидендлар түләү - 100 %ка. Моннан тыш, салымнар түләгәннән һәм республиканың дәүләт унитар предприятиеләренең башка мәҗбүри түләүләреннән соң калган чиста табыш өлешен күчерүдән керемнәр буенча 46 %ка үсеш тәэмин ителгән".

Фәрит Мөхәммәтшин Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының республика парламенты белән закон чыгару өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Соңгы өч елда гына да министрлыкның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасының 8 законы әзерләнгән һәм кабул ителгән, шуларның дәртесе - 2022 елда.

Республика парламенты җитәкчесе министрлыкның хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендәге кайбер проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләп үтте. Аларны хәл итү дәүләт мөлкәтен һәм җирдән файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәр иде. "Җир һәм муниципаль милек арендасы өчен түләүләр буенча муниципалитетлар алдында бурычларны  киметү мәсьәләсе беренче ел гына тормый, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. - Дөрес, узган елда бурычны киметүгә ирештек, бу тенденцияне саклап калырга кирәк. Бурычның хәлен түләтүгә өметсез чиккә җиткермәү мөһим".

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, муниципаль унитар предприятиеләр даими контроль һәм этаплап реформалаштыруны таләп итә. Территориаль планлаштыру күп елларга алдан территорияләрнең комплекслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итәргә тиеш. "Файдаланылмый торган, яисә  нәтиҗәсез файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләре булу һәм торак пунктларда шундый җирләр булу фактлары беркемне дә бизәми, – дип билгеләде ул. –Дәүләт Советы депутатлары, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты бу мәсьәләне аерым контрольгә алачак. Муниципалитет башлыкларына әлеге проблемага игътибарлырак булырга кирәк. Муниципаль җир контроле буенча эшне сизелерлек көчәйтергә кирәк, моның өчен муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә палаталарның һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре идарәләренең кадрлар составын ныгыту буенча чаралар күрергә кирәк. Тиздән авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын күтәрү буенча чираттагы киңәшмәләр башлана. Аларда бу теманы һичшиксез күтәрәчәкбез".

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәткәрләргә һәм министрлык җитәкчелегенә уртак эшчәнлек өчен рәхмәт әйтеп, киләсе елда министрлык алдында торган бурычлар уңышлы үтәлер, дип ышаныч белдерде.

Коллегия утырышы тәмамлангач, ведомствоның һәм профильле учреждениеләрнең аеруча тырыш хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Фәрит Мөхәммәтшин аларга республика дәүләт бүләкләрен, ТР Президенты һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International