КПРФ фракциясе матбугат конференциясе уздырды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга, 15:08

Бүген КПРФ фракциясе 2022 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2023 елга планнарга багышланган матбугат конференциясе уздырды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Николай Атласов, Мансур Гарифуллин һәм Альберт Яһудин журналистларга закон чыгару эшчәнлеге, хәйрия акцияләре, сайлау округларында депутатлар эше турында сөйләделәр һәм берничә сорауга җавап бирделәр.

2022 елда фракция эше турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов 11 утырыш, 4 матбугат конференциясе һәм 3 түгәрәк өстәл үткәрелүен искәртте, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар проблемалары, ТКХ энергия нәтиҗәлелеген арттыру, тарих, мәдәният һәм архитектура һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре буенча.

КПРФ фракциясе әгъзалары тарафыннан 5 депутат мөрәҗәгате кертелгән, сайлаучыларның 462 мөрәҗәгате каралган. 

КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан мохтаҗ гражданнарга хәйрия ярдәме актив күрсәтелә, Донбасс халкына гуманитар ярдәм җыю һәм илтү эше актив дәвам итә.

Депутатлар шулай ук парламент комитетлары составындагы эшләре һәм закон чыгару инициативалары турында сөйләделәр.

Аннары фракция әгъзалары журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International