"Үзеңнекен сайла" яңа партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе, 13:25

«Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак партиянең «Үзеңнекен сайла» дип аталган проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Импортны алыштыру буенча “Үзебезнекен сайла” проекты 2022 елның язында башланып киткән. Киңәшмәдә Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, ул импортны алыштыруга ярдәм итүче эшмәкәрләр һәм җитештерүчеләрнең хокукларын яклауга, аларга булышуга юнәлдерелгән. Генераль совет Секретаре басым ясап әйткәнчә, бүгенге гаять катлаулы икътисади шартларда әлеге проектны үстерергә кирәк. Аның әйтүенчә, җитештерүчеләр белән товар җибәрүчеләр һәм кулланучылар арасында мәгълүмат алышуны камилләштерү мөһим. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы моның өчен махсус биржа булдырган. Шулай ук бюджет акчасы хисабына дәүләт ихтыяҗлары өчен товар (хезмәтләр) сатып алу аша да импортны алыштыруга этәргеч бирү мөһим.

Партиянең Татарстандагы бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, республикада импортны алыштыру программалары кысасында җитештерүчеләр, товар җибәрүчеләргә ярдәм чараларына тукталып, республика хакимият органнарының сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән бер йодрыкка тупланып эшләүләрен искәртте. “Бу проект партиябезнең абруен күтәрде, күпчелек предприятиеләр җитәкчеләренең тырышлыгын берләштерүгә китерде, – дип басым ясап әйтте ул. – Икътисадны үстерү өчен проект мөмкинлекләре җитештерүчеләрнең һәммәсен кызыксындыра”.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, проект Татарстанның күпкырлы икътисады өчен зур әһәмияткә ия. “Аның ярдәмендә икътисадның түбәнгә тәгәрәвен булдырмыйча калдык, киресенчә, берникадәр үсешкә дә ирештек әле,– диде ул. – Республикада проектны башкачарак – “Үзеңнекен булдыр” дип атап йөртәбез һәм аның мөмкинлекләренә ышанабыз.”

 Россия сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Василий Осьмаков исә соңгы вакытларда норматив-хокукый базаның нык гадиләштерелүен билгеләп үтте. Шулай ук дәүләт ихтыяҗлары өчен Россиядә җитештерелгән  товар өлешен арттыру буенча эш дәвам иттерелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International