«Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме хисабы тыңланды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 12:03

Бүген парламент утырышында "Татарстан - яңа гасыр" депутат төркеме эше турында хисап тыңланды, аны төркем җитәкчесе Артур Габделҗанов  тәкъдим итте.

«Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме 2019 елның 20 сентябрендә оеша. Аның составына бер мандатлы округлар буенча сайланган сигез депутат керә.

Хисап чорында «Татарстан - яңа гасыр»  депутат төркеме тарафыннан 33 җыелыш уздырылган, шул исәптән 3 күчмә җыелыш, аларда 82 мәсьәлә каралган.

Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, депутат төркеме эшчәнлегендә төп игътибар гражданнар белән эшләүгә бирелә. «Без гражданнарны кабул иткәндә безгә мөрәҗәгать иткән һәркемнең актуаль мәсьәләләрен һәм проблемаларын хәл итәргә тырышабыз, чөнки гражданнар мөрәҗәгатьләре халык белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә», - дип билгеләп үтте депутат.

Хисап чорында барлыгы 2680 мөрәҗәгать каралган, шул исәптән дистанцион форматта да. Күпчелек мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре белән бәйле иде.

Парламент эшчәнлегенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге максатларында «Татарстан - яңа гасыр»  төркеме утырышлары Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе белән берлектә уздырыла.

Депутат төркеме шулай ук «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр»  республика иҗтимагый хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итә, анда Дәүләт Советы Рәисе,  хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

ТР Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр»  депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗановның хисабын тыңлап, парламентарийлар мәгълүматны игътибарга алдылар.

 Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар төркеменең уңай эшен билгеләп үтте.  Ул «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр»  берләшмәсе,  “Бердәм Россия” фракциясе, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән актив хезмәттәшлекне дәвам итәргә, шулай ук республика муниципаль берәмлекләрендә халыкның наказларын үтәү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International