Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” проектлары турында: “Башкаларның кешеләргә якын булган андый инициативалары юк”

2023 елның 27 гыйнвары, җомга, 15:58

«Бердәм Россия» партия проектларын нәтиҗәле һәм вакытында гамәлгә ашыру өчен урыннардагы хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә булуны активлаштырырга кирәк. Казанда узган “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк сәяси советы президиумы утырышында катнашучылар шундый нәтиҗәгә килде.

Эш киңәшмәсе партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды. Очрашуның көн тәртибе партия проектларына - аларны 2022 елда гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга планнарга багышланган иде.

Докладчылар арасында - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар Максим Топилин һәм Марат Нуриев, шулай ук проектның координаторы, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, “Бердәм Россия” проектлары кысаларында республикада башкарылган масштаблы эш турында тәфсилләп сөйләделәр. Аларның эшчәнлеге төбәк тормышының барлык төп өлкәләренә кагылды - социаль мәсьәләләргә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә, икътисадта импортны алыштыруга, тарихи хәтерне саклап калуга һ.б.

Төп доклад белән "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Ул 2022 елның катлаулы вакыйгалары фонында партия проектлары аша хәл ителә торган бурычлар спектрын киңәйтүне билгеләп үтте.

"Проект эшчәнлеге узган елда федераль партия проектлары санының артуы белән билгеләнде. Алар актуаль, партиянең Халык программасын тормышка ашыруга, кешеләр белән аралашуга һәм аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Гомумән алганда, безнең барлык партия проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Без бу эшне лаеклы алып бара алырлык кадрлар белән тәэмин ителгән», - дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

Бу проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турыдан-туры җирле хакимият органнары, профильле ведомстволар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек дәрәҗәсенә бәйле, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Егермедән артык федераль инициативаны гамәлгә ашыру безнең партия оешмасы контролендә тора. Икътисадны яхшыртуга, эшкуарлыкка ярдәм итүгә, мәдәни-тарихи мәгърифәтне үстерүгә, спортны үстерүгә һәм халык белән эшләүгә юнәлдерелгән әлеге мөһим инициативаларны тулысынча гамәлгә ашыру өчен без барлык мөмкинлекләрне актив кулланырга тиеш. Партиянең җирле бүлекчәләре һәр җирдә дә бу юнәлешләр буенча тырышып эшлиләр», - дип билгеләп үтте ул, республика районнарыннан булган  коллегаларына ишарәләп, алар утырышта видеоконференция режимында катнаштылар.

"Бердәм Россия" проектларының нәтиҗәле үтәлеше партиянең абруен күтәрерә, диде ул.

"Башка партияләрнең кешеләргә, предприятиеләргә бу дәрәҗәдә якын инициативалары юк. Һәм бу эшләрне тормышка активрак тормышка ашырырга кирәк. Бу эшне без, партия һәм проектлар координаторлары активын кулланып, урыннарда хакимият белән берлектә башкарырга тиеш. Һәр районга, һәр шәһәргә барып җитәргә кирәк, - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International