Рөстәм Фәйрушин Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе, 17:32

Рөстәм Фәйрушин Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Бүген район советы сессиясендә шундый карар кабул ителде. Утырышта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Муниципаль район Советы утырышына кадәр, Лилия Маврина җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе барлык кандидатураларны да карады. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурска барлыгы җиде кандидат гариза биргән булып, конкурс нигезләмәсенең таләпләргә туры килмәү сәбәпле биш кандидатура кире кагылды.

Кандидатларны тәкъдим итеп, Лилия Маврина комиссия әгъзаларын аларның һәркайсының хезмәт биографиясе белән таныштырды. "Сезгә бу җаваплы эшне кемгә ышанып тапшырырга дигән карар кабул итәргә кирәк", - дип ассызыклады ул, муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Әңгәмә үткәрелгәннән соң, конкурс комиссиясе тавыш бирүгә Ренат Хисамов һәм Рөстәм Фәйрушин кандидатураларын кабул итте. Район Советы сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар үз программаларын тәкъдим итте, аларда өстенлекле юнәлешләр, максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфага Рөстәм Фәйрушин сайланды.

Фәйрушинны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлануы белән котлап район башлыгы Марат Зиатдинов: “Бу вазыйфада барысы да башкарма комитет җитәкчесеннән иң мөһим проблемаларны хәл итүне көтәчәк. Сезнең бурыч - барысын да  тыңлау, өстенлекләрне дөрес билгеләү һәм район һәм кешеләр хакына дөрес карарлар кабул итү", – диде.

Искәртеп узабыз, район башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илнур Шакиров декабрьдә үз теләге белән эштән киткән иде.

.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International