Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатлары стратегик сессиягә йомгак ясады

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе, 16:55

Бүген Казанда Идел буе федераль округы хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясенә йомгак ясалды, аның кысаларында берничә ай дәвамында Татарстан Дәүләт Советы һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары депутатлары "Бердәм Россия" партиясенең "Халык программасын" гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Гомумән алганда, 110 инициатива эшләнгән. Утырыш видеоконференция режимында узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Идел буе төбәкләренең закон чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатларын берләштерү инициативасы белән Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары чыгыш ясады, һәм бүген эшнең мондый рәвеше үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады дип ышанып әйтергә мөмкин, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Субъектларның хатын-кыз депутатлары берләшеп гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, гражданнарны социаль яклау, патриотик тәрбия бирү кебек бик актуаль мәсьәләләрне күтәрә, ә болар – җәмгыятебезнең фундаменталь кыйммәтләре».

Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы төбәкләренең хатын-кыз депутатлар берләшмәләренә рәхмәт белдерде. “Сез - безнең таянычыбыз, кайчакта хатын-кыз депутатлар яхшырак та "ишетә", - диде ул, - Татарстанда без алга таба да “Мәрхәмәт - Милосердие” депутат төркеменә ярдәм итәчәкбез.

Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясе узган елның мартында башланды һәм алты төп юнәлеш буенча эшләде: «Мәдәният, тарих, традицияләр», «Заманча белем һәм алдынгы фән», «Кеше сәламәтлеге», «Циркуляр икътисад һәм эшкуарлык үсеше», «Социаль өлкә», «Авыл территорияләрен үстерү һәм авыл кооперациясе».

Һәр мәйданчыкның бурычы – социаль-икътисадый һәм мәдәни сәясәт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасындагы проблемалы сорауларга анализ ясау, беренче чираттагы бурычларны билгеләү, иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен исәпкә алып, тәкъдимнәр һәм закон инициативаларын әзерләү иде.

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, стратегик сессия эшендә Идел буе федераль округының 13 төбәге, төрле дәрәҗәдәге 400дән артык депутат катнашкан. «Барлыгы эш төркемнәре утырышлары йомгаклары буенча федераль законнарга, шулай ук законны гамәлгә ашыру өчен чыгарыла торган норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү буенча 110 инициатива килде, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева, – һәр тәкъдим буенча закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарыннан җавап алынды».

Стратегик сессия эше нәтиҗәсендә 3 закон инициативасы федераль закон көчен алдган (РФдә гражданнарны саклау нигезләре турындагы федераль законга, шулай ук дару чаралары әйләнеше турындагы һәм РФдә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы федераль законнарга (ерак торак пунктларда яшәүче гражданнарның дару препаратлары белән тәэмин итү өлешендә), РФнең матди булмаган этномәдәни байлыгы турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында).

Хатын-кыз депутатлар игътибарында икенчел базарда торак сатып алуга ташламалы «Гаилә ипотекасын» федераль дәрәҗәдә кертү, гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы инвалид балаларны бушлай ике тапкыр тукландыру, сирәк (орфан) авырулар белән интегүче гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге законнарны камилләштерү мәсьәләләре кала.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта орфан авырулары белән интегүче затларны дару препаратлары белән тәэмин итүгә бәйле берничә мәсьәлә бар. Аерым алганда, РФ Хөкүмәте раслаган исемлеккә кермәгән кыйммәтле препаратларны финанслау уңаеннан күп сораулар туа.

РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәзерге вакытта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетында карала торган закон проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, федераль парламентарийлар балаларның хокукларын яклау өлешендә эшендә аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга мәгариф хезмәтләре күрсәтү өлешендә өстәмә ярдәм күрсәтү турында федераль закон проектлары бар.

Моннан тыш, Дәүләт Думасының профильле комитетының махсус контролендә ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре тора. Татьяна Ларионова әйтүенчә, Татарстанда ике ел дәвамында чиратны бетерү планлаштырыла, әмма мондый вәзгыять барлык регионнарда да түгел. Хәзерге вакытта ятим балаларга торак сертификатлары бирү мәсьәләсе карала.

Утырыш кысасында Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары вәкилләре стратегик сессия кысаларында яңгыраган тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Докладлар белән Киров өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе урынбасары Ирина Морозова, Самара Губернасы Думасы рәисенең беренче урынбасары Марина Антимонова, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең социаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Наталья Смотракова чыгыш ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International