Фәрит Мөхәммәтшин: «Нурлат халкы күп тармакларда тотрыклы үсешкә ирешкән»

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе, 17:08

Бүген Нурлат районының хисап сессиясендә 2022 елдагы эшкә йомгак ясалды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында парламент башлыгы Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбендә булды, анда педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Нурлат 1 нче номерлы мәктәбе балаларны табигый-фәнни цикл предметларына тирәнтен өйрәтү буенча «Үсеш ноктасы» федераль проектында катнашучы булып тора. Былтыр 60 еллык тарихы булган мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән, һәм уку йорты танымаслык булып үзгәргән. Хәзер биредә химия, физика, биологияне өйрәнү өчен иркен белем бирү киңлеге булдырылган. Шулай ук узган елда мәктәп берьюлы берничә грантка ия булган, ул акчага яңа җиһазлар сатып алынган, шул исәптән татар теле кабинеты өчен дә. Мәгариф учреждениесендә күп кенә яхшы үзгәрешләргә «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән ирешелгән. Хәзерге вакытта мәктәптә 670 укучы белем ала, шуларның 85 се - беренче сыйныф укучылары.

Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре советларының берләштерелгән сессиясе район Мәдәният йортында узды. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин муниципалитетларның эшенә йомгаклар ясады.

Тулаем территориаль продукт узган ел нәтиҗәләре буенча 88 млрд. сумнан артык тәшкил иткән (үсеш темпы 111,3%). Район икътисадында нефть тармагы зур өлешне алып тора. Биредә 9 нефть компаниясе теркәлгән, узган ел алар тарафыннан 5,9 млн. тонна нефть чыгарылган, шуларның район территориясендә чыкканы 2,5 млн. тоннага якын.

Аграр секторны җитештерү күләме 4,5 млрд. сум тәшкил иткән (үсеш темпы - 122%). Барлык категория хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны - 24 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар - 10 меңнән артык. Район терлекчеләре 57 мең тонна сөт җитештергән. Ел саен бу күрсәткеч арта.

Районда 12 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыклар (алар тарафыннан 16 мең тоннадан артык сөт һәм 320 тонна ит җитештерелгән), 77 КФХ бар. "Нурлат фермерлары продукциясенә безнең районда гына түгел, аннан читтә дә ихтыяҗ зур», - дип басым ясады Алмаз Әхмәтшин. Былтыр төрле программалар буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә 13 млн. сум акча җибәрелде".

Алмаз Әхмәтшин сүзләренә караганда, район өчен өстенлекле бурычларның берсе - нурлатлыларны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү. Узган елда су белән тәэмин итү челтәрләре Яңа Әмзә, Бутайха һәм Яңа Иглай авылларында төзелгән, Нурлатта ике кишәрлек буенча капиталь ремонт үткәрелгән.

Гражданнарның үзара салым акчасына чишмәләр һәм коелар төзекләндерелгән, авыл җирлекләрендә 32 км суүткәргеч челтәр ремонтланган, 10 су җыю башнясы урнаштырылган.

 «Кырык елдан артык шәһәр һәм район халкы эчәргә яраклы чиста су кытлыгы кичерде, - дип ассызыклады район башлыгы, - бу проблеманы хәл итү өчен геологик разведка эшләре башкарылды, су җыю һәм су белән тәэмин итү системасы проекты эшләнде. Төзелешне тәмамлау 2023 елның ноябренә планлаштырыла. Яңа объект Нурлат шәһәрен 100% сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итәчәк».

Нурлат районында республика программалары актив гамәлгә ашырыла. Әйтик, "Безнең ишегалды" президент программасы буенча узган ел 24 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быел тагын 18 ишегалды яңарачак. Елның күренекле вакыйгасы Нурлатта төзекләндерелгән пляжлы "Кондырча" ландшафт паркын ачу булды.

Федераль һәм республика программалары буенча яңа социаль объектлар төзү дәвам итә. Әйтик, былтыр Яңа Иглай авылында ФАП ачылган, Нурлат үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капремонт төгәлләнеп килә.

«Нурлат халкы безнең республика икътисадына зур өлеш кертә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка нәтиҗә ясап, - район елдан-ел үзгәрә, монда республика һәм федераль дәүләт программалары актив гамәлгә ашырыла, яңа юллар һәм йортлар төзелә, ишегаллары төзекләндерелә». Дәүләт Советы Рәисе район активына зур эшләре һәм яңа инициативалары өчен рәхмәт белдерде.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, социаль-икътисади үсеш рейтингында район уңай динамика күрсәтә, бер елда район 40 тан 23 урынга күтәрелгән. «Хәзер темпларны киметмәү мөһим, бу күрсәткечләр артында - барлык нурлатлыларның хезмәте ята, - дип басым ясады ул, - миңа калса, Нурат районы җитештерүне оештыру схемасын тапты, ул күп тармаклар буенча тотрыклы үсешне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә». Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, сәнәгать мәйданчыкларының потенциалын тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы җирләрен файдалануның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә аерым тукталды. Парламент җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларын, район җитәкчелеген муниципаль җир контролен йомшартмаска, ташландык хәлдә калдырмаска чакырды.   

Районда эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимүе күзәтелә, нигездә, бу эре предприятиеләрдә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бара, фермерларда күрсәткечләр уңай. Фәрит Мөхәммәтшин җирлек башлыкларына моңа игътибар итәргә кушты.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы үсешенең шактый потенциалы кече агробизнесны үстерүдә. «Республикада бу өлкәдә ярдәм итүгә юнәлтелгән максатчан, грант программалары гамәлдә, - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе, - бу мөмкинлекләрне мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк».

“Ел башы - республика, шәһәр һәм районнар, муниципалитетлар үз территорияләренең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясаган вакыт, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашып, - министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләре, шәһәр һәм район советларының хисап сессияләре уза. Нурлат районы елны уңышлы тәмамлады, район үсеше буенча зур социаль һәм икътисадый бурычлар хәл ителде. Әмма тагын хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр бар, аерым алганда, республика һәм федераль программаларда, грант проектларында катнашу буенча эшне активлаштырырга кирәк. Нурлатлылар болай да катнаша, әмма киңәергә мөмкинлекләр бар".

Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International