Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Халыкара хезмәттәшлек буенча комиссиясе утырышында катнашты

2023 елның 3 феврале, җомга, 13:50

Бүген Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдә ватандашларга ярдәм итү комиссиясе утырышы узды. Аның эшендә видеоконференция режимында ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең республика бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, комиссия җитәкчесе, РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә партия комиссиясенең мөһим ролен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Россия озак еллар дәвамында дөнья халыкларына колониаль изүдән азат итү өчен көрәштә ярдәм иткән. "Нәкъ менә безнең ил инициативасы белән БМО Генераль Ассамблеясе 1960 елда колониаль илләргә һәм халыкларга бәйсезлек бирү турында Декларация кабул итте, - диде Сергей Лавров. - Без үсүче илләрнең деколониалләштерү процессын төгәлләргә кирәклеге турында таләпләренә теләктәш".

Партия комиссиясе фикеренчә, безнең ил төзи торган "Россия дуслары клубы" бу эштәге механизмнарның берсе булырга тиеш. Комиссия әгъзалары бу тәкъдимне хупладылар, аны тормышка ашыруның мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Партиянең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында инициативаның вакытлы булуын билгеләп үтте, чөнки төзелә торган бөтендөнья платформасы Россиянең халыкара элемтәләрен киңәйтергә генә түгел, партиянең дөньяда абруен арттырырга да мөмкинлек бирәчәк. "Без Россия Тышкы эшләр министрлыгына Мәскәүдә ватандашлар форумнарын нәтиҗәле уздырган өчен рәхмәтлебез, - диде ул. - "Россия дуслары клубы" төзегәндә, безгә, мөгаен, Россия вузларында традицияләребез һәм мәдәниятебез белән таныш күп санлы чит ил студентларын укыту кебек фактларны да исәпкә алырга кирәк булыр. Май аенда Казанда ислам дөньясы илләре вәкилләре катнашында чираттагы XIV халыкара "KazanForum" икътисадый форумын уздыру планлаштырыла, ул Россия Президенты карары белән федераль статус алды".

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International