Депутатлар - округларда

2023 елның 4 феврале, шимбә, 11:39

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Атна дәвамында парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, 1 февральдә республиканың барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә старт алган “Парламент дәресе”ндә катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

2 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә чечен кампаниясен узган  беренче төркем инвалид татарстанлы килде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул торак шартларын яхшырту өчен ярдәм сорады.

Юрий Камалтыновка ярдәм сорам Яшел Үзән районы халкы да мөрәҗәгать итте. Татар Танае авыл кешеләре шәһәргә бару өчен транспорт җибәрүне сорыйлар. Хәзер алар эшкә очраклы автобусларда, машиналарда яки таксида барырга мәҗбүр. Бу һәм башка мәсьәләләр депутат тарафыннан эшкә алынган.

2 февральдә Балтач муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев гражданнарны кабул итте. Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров депутатка Дурга авыл мәдәният йортын республика капиталь ремонт программасына кертүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте. Депутат тарафыннан мөрәҗәгать эшкә алынган.

Шул ук көнне Камил Нугаев Урта Көшкәт авыл җирлегенең гражданнар җыенында һәм "Дуслык" күмәк хуҗалыгының еллык йомгаклау җыелышында катнашты.

2 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү бөтен ил буенча башланган "Минем карьерам "Бердәм Россия белән" проектына багышланган иде. Аның төп бурычы - регионнарда яшәүчеләргә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү, эшсезлекне булдырмау һәм эш эзләүчеләргә карьера үсешенә ярдәм итү. Шулай ук гражданнарны кабул итү вакытында Богдашкино гомуми белем бирү мәктәбен ремонтлауга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне тернәкләндерү өчен техник  чаралар белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр дә килде. Мөрәҗәгатьләрне депутат эшкә алды.

1 февральдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Буа муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Депутат халыкны кабул итте, аның барышында, аерым алганда, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде.

1 февральдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә “Без - Россия гражданнары” темасына парламент дәресләре башланды. Депутат Шакир Яһудин Буа районының Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбендә шундый дәрестә катнашты. Укулар 9-11 сыйныф укучылары катнашында узды.  Эш сәфәре кысаларында депутат әлеге мәктәптә куркынычсызлыкны тәэмин итү эшләренең ничек оештырылуын да тикшерде.

1 февральдә депутат Ольга Воронова “Яшь Гвардия” активистлары һәм 102 нче Казан гимназиясе укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яшь гвардиячеләрне искә алдылар. Чара истәлекле датага - Краснодоннан яшь гвардиячеләрне җәзалауның 80 еллыгына багышланган иде. Активистлар "Яшь Гвардия" штабы әгъзаларының берсе, гимназия территориясендә урнаштырылган Советлар Союзы Герое Олег Кошевой бюстына чәчәкләр салдылар.  Чара азагында Ольга Воронова музей һәм китапханәгә Казан, Татарстан Республикасы һәм Россия турында тарихи китаплар тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврин 30 гыйнварда һәм 1-2 февральдә а Казан шәһәре Совет районының Зәкиев, Даурия һәм Шуртыгин округлары буенча депутатларның хисап җыелышларында катнашты. Район башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм депутатлар 2022 ел йомгаклары буенча хисап тотты, ә Лилия Маврина район администрациясе командасын "Казан мэриясенең ел командасы" бәйгесендә  "Ел командасы" номинациясендә җиңүләре белән котлады.  Даурия округында узган очрашуда Лилия Маврина шулай ук район халкы белән аралашты һәм Совет районының Вознесенск торак массивында даруханә пунктын ачу мәсьәләсен контрольгә алды.

28 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә муниципаль районда игълан ителгән сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елының рәсми ачылышы булды. “Халык иҗаты йорты” мәйданында узган тантаналы чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Вострикова катнашты. Шәһәр халкы өчен «Сәламәтлек йөгереше» спорт ярышлары һәм Скандинавия йөреше марафоны оештырылды.

27 гыйнварда Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин  Буа муниципаль районына гражданнар җыенында һәм хезмәт коллективлары белән очрашуларда катнашты. Депутат халыкны һәм авыл җирлекләре башлыкларын республиканың 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре, шулай ук алдагы чорга планнар һәм бурычлар белән таныштырды. Очрашу кысаларында шулай ук Ырынгы һәм Татар Буасы авыл җирлекләре башлыклары, җирле бюджет учреждениеләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, участок полицияләре чыгышлары тыңланды.

Шул ук көнне Ринат Гайзатуллин “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы һәм бизнес алып бару, дәүләт ярдәмен алу буенча аңлату характерында булган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International