Лилия Маврина Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар уздырды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе, 15:20

Бүген Дәүләт Советының Кече залында Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен  семинар уздырылды. Чараны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алып барды.

Семинарны ачып, Лилия Маврина депутат эшчәнлегендә ярдәмчеләрнең мөһим роль башкаруларын билеләп үтте. Бу гражданнар белән эшләүдә дә, закон чыгару эшчәнлегендә дә актив чагыла.  Дәүләт Советы Секретаре әйтүенчә, узган елда  депутатлар тарафыннан 15 мең мөрәҗәгать каралган. Алардан 5 мең мөрәҗәгать Дәүләт Советына килгән булган. "Безнең максат – гражданнар белән очрашуларны мөмкин кадәр нәтиҗәле итү, кешеләр белән аралашуны формаль процесс кына итеп калдырмау", -диде ул.

Семинарда Дәүләт Советы Аппаратының аерым структура җитәкчеләре депутат ярдәмчеләренең хокуклары һәм вазыйфалары,  гражданнар белән очрашуларны оештыру тәртипләре, "электрон парламент" документлар әйләнеше системасында эш алып бару турында сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International