Депутатлар - округларда

2023 елның 10 феврале, җомга, 15:26

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Атна дәвамында парламентарийлар республика муниципаль районнарында гражданнар җыеннарында булдылар, анда яшәүчеләр белән бергә җирлекләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, “Без - Россия гражданнары” темасына парламент дәресләрендә катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

10 февральдә Актаныш районы үзәгендә капиталь ремонттан соң “Татмедиа” АҖ филиалы - “Актаныш-информ” бинасы ачылды.  Шул ук көнне «Актаныш таңнары» газетасының 90 яшьлек юбилей тантанасы булды.  Җирле журналистларны бу әһәмиятле вакыйга белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. «Бернинди матбугат чарасы да районда басма матбугат үтәгән вазифаны үти алмый. Безнең буын басма матбугаттан башка бөтенләй яши алмый. Социаль челтәрләр кулыңа алып укыган газетаны алыштыра алмый», – диде ул. Марат Әхмәтов басма матбугатта эшләүчеләргә ихтыяҗ гел булачагын да әйтте. «Район газетасы – ул хәбәрләрне яктыртып баручы гына түгел, ул киңәшче дә, юрист та, халыкны туплаучы да. Бу һөнәр ияләре фәлсәфи эзләнүләр белән халыкның күңеленә ни кадәр тирәнрәк үтеп керә ала, шул кадәр газетаның киләчәге дә өметле. Сез гел кирәк булачаксыз», – диде ул журналистларга.

9 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районында берничә чарада, шул исәптән гражданнар җыенында катнашты. Район халкы белән очрашуда социаль-икътисади үсеш, шәһәрнең санитар торышы, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, ишегалларын һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Кукмарага сәфәре вакытында Римма Ратникова 3нче мәктәптә булды, анда ул Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган "Без - Россия гражданнары" парламент дәресе кунагы булды.

8 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет рәисе урынбасары Камил Садриев Питрәч районының “Күппрофильле лицее”нда парламент дәресендә булды.  Дәрестә 8-10 нчы сыйныф укучылары «Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча дәүләт сәясәте» һәм «Питрәч районы Мәдәниятләре диалогы» кебек үз проектларын тәкъдим иттеләр. Депутат укучыларның сәяси-хокукый культурасын үстерүгә, җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышында үз урынын билгеләүгә юнәлтелгән чараларның әһәмиятен билгеләп үтте.

8 февральдә депутат Дмитрий Самаренкин Лаеш муниципаль районының Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресендә катнашты. Дәрестә халыкларның бердәмлеге, дуслыгы һәм милләтара татулыгы турында сөйләштеләр.

7 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Яшел Үзән муниципаль районының Әйшә авыл җирлеге Советының XVIII cессиясендә катнашты. Утырышта Әйшә җирлеге башлыгының 2022 елга эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында хисабы тәкъдим ителде.

7 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Мамадыш муниципаль районында булды. Кече Сөн гомуми белем бирү мәктәбендә депутат парламент дәресендә катнашты һәм гражданнарның конституцион хокуклары һәм бурычлары темасына укучылар белән аралашты.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов Сөн авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашты, шулай ук җирлектә гражданнарны кабул итте. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе Югары Сөн  авылы мәдәният йортын төзекләндерү булды. Депутат бу мәсьәләне контрольгә алды.

7 февральдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина РФ Президентының Татарстандагы  кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Сораулар торак-коммуналь хуҗалыкка, җир кишәрлеген рәсмиләштерү кагыйдәләренә, шулай ук алиментлар түләтүгә кагылды. Моннан тыш, атна дәвамында депутат Казанның Совет районы халкы белән С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында, шулай ук «Балалар академиясе» һәм «Азино» балалар иҗат үзәкләрендә узган гражданнар җыены кысаларында очрашты. Лилия Маврина әйтүенчә, хакимият вәкилләре һәм халык арасында диалог форматында уза торган очрашулар район халкына актуаль мәсьәләләрне бергәләп билгеләргә һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә.

7 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында район Советы утырышында катнашты, “Айсылу” 3 нче балалар бакчасында булды, шулай ук гражданнарны кабул итте.

6 февраль көнне Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Мөслим муниципаль районы Советының XXIV сессиясендә катнашты. Анда район башлыгы Альберт Хуҗинның 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турындагы хисабы тәкъдим ителде.

6 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов республиканың Менделеевски районына эш сәфәре кысаларында район Советының хисап утырышында катнашты.

6 февральдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова «Чаллы  йогышлы авырулар хастаханәсе»нең «А» блогын капиталь ремонтлаганнан соң ачуда катнашты.  Яңа дәвалау блогы 56 пациентка исәпләнгән. Палаталарда кислород бирү өчен медицина җайланмалары, каплаулы мониторлар, функциональ караватлар, инфузоматлар, көнкүреш техникасы урнаштырылган, персоналны ашыгыч чакыру төймәләредә бар, шулай ук медицина персоналы өчен заманча урыннар җиһазландырылган.

Шул ук көнне депутат Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе медицина Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара азагында Светлана Захарова хезмәт коллективы алдында республиканың 2022 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре, шулай ук киләчәккә планнар һәм бурычлар  турында чыгыш ясады. Депутат  иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International