Депутат Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасыннан кайтты

2023 елның 11 феврале, шимбә, 10:22

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы контракты тәмамланганнан соң махсус хәрби операция  зонасыннан кайткан  Дәүләт Советы депутаты, Россиянең Сугышчан сәнгать союзы  филиалы вице-президенты Эдуард Шәрәфиев белән очрашты.

Парламент җитәкчесе белән әңгәмәдә Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция уздыру зонасындагы вәзгыять, Татарстаннан мобилизацияләнеп Авдеев юнәлешендә хезмәт итүчеләр белән хезмәттәшлек турында сөйләде, республика җитәкчелегенә аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Барыбыз да күрсәтелгән ярдәмне күрә һәм бәяли һәм бу безнең уртак җиңүгә зур өлеш кертә", – диде ул.

Эдуард Шәрәфиев депутат вазифаларын үтәүгә керешә һәм махсус хәрби операция зонасына гуманитар экспедицияләр оештыру буенча башланган эшен дәвам итәргә ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International