Фәрит Мөхәммәтшин автотранспорт техникумы укучылары һәм педагоглары белән очрашты

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе, 13:51

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында булды, анда укучылар, педагоглар һәм балаларны һөнәргә өйрәтүче осталар белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин уку йортының классларын, кабинетларын һәм остаханәләрен карау барышында техникумны заманча җиһазлар белән җиһазландыруның югары дәрәҗәдә булуына игътибарны итте. "Боларның барысы да тәэсирләндерә, - диде ул, укучыларның заманча стендларда двигательне оста итеп диагностикалауларын, токарь һәм фрезер станоклары белән эш итүләрен, узелларны һәм агрегатларны үз куллары белән ремонтлауларын күзәтеп. - Абруйлы һөнәр алу өчен менә дигән шартлар тудырылган".

Директор Айрат Имамеев әйтүенчә, техникумда җиде остаханә һәм унбер лаборатория бар. Эш җиһазларының күпчелеге дөнья стандартларына туры килә. Монда автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, транспорт электр җиһазларын һәм автоматиканы куллану, автомобиль юлларын һәм аэродромнарны төзү һәм эксплуатацияләү, компьютер системаларында программалаштыру кебек юнәлешләр буенча белгечләр әзерлиләр. Техникум тәмамлаучылар күп кенә транспорт тармакларында, автотранспорт һәм авторемонт предприятиеләрендә кирәк, алар юллар һәм күперләргә техник хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү өлкәләрендә уңышлы эшлиләр. Студентлар арасында 9 компетенция буенча WorldSkils региональ чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары, 2 компетенция буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты призерлары, WorldSkils  илкүләм чемпионаты призерлары бар.

Техникум укучылары белән очрашуда республика парламенты башлыгы аларга заманча шартларда һөнәри әзерлекнең мөһимлеге турында сөйләде. "Икътисадның бер генә тармагы да оешкан логистикадан, транспорт хезмәтләреннән башка эш итә алмый, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Ә сез, биредә теоретик белемнәр, практик күнекмәләр һәм бик кирәкле һөнәр алып, сайлап алынган тармакта конкуренциягә сәләтле белгечләр булып хезмәт юлын башлыйсыз. Дәүләт, уку йорты һәм аның педагоглары тарафыннан моның өчен барысы да эшләнә. Сезгә бары тик тырышып укырга, белем алырга, җәмгыять өчен актив һәм кирәкле булырга омтылырга гына кирәк. Сезнең техникумны карап чыкканнан соң, мин монда уку өчен генә түгел, спорт һәм иҗади үсеш өчен дә бөтен шартлар тудырылган булуын күрдем".

Студентларның сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин Казан автотранспорт техникумы исемен йөрткән Александр Обыденнов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Александр Павлович республикада автомобиль транспорты үсешенә зур өлеш кертте, – диде ул. – Мин аны яхшы белә идем. Талантлы җитәкче һәм оста оештыручы иде, аның җитәкчелегендә республиканың территориаль берләшмәсе һәм автотранспорт предприятиеләре дәрәҗәсендә йөк һәм пассажирлар йөртү белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эшләнде".

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Волейбол федерациясенең планнары турында сөйләде һәм студентларының мәктәп волейбол лигасы тәҗрибәсен техникумнарга, һөнәри училищеларга һәм көллиятләргә тарату турындагы инициативасын хуплады.

Фәрит Мөхәммәтшинның Авторетроклуб-21 президенты булуын искә алып студентлар илебез автомобиль төзелешен яратучылар хәрәкәтенең үсеше һәм тарихи автомобильләр фестивальләрен уздыру белән кызыксындылар.

Очрашу техникум студентлары һәм педколлективлары соравы буенча узды, аның вәкилләре "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә Фәрит Мөхәммәтшинны үзләренә чакырып мөрәҗәгать иткән иделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International