Бюджет комитеты бюджет акчаларыннан файдалануга аудит нәтиҗәләрен тыңлады

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе, 15:15

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә мәсьәләне карады һәм республика бюджет акчаларыннан урта һөнәри белем системасын үстерүгә һәм халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга аудит нәтиҗәләрен тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

«Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» Татарстан Республикасы законы проектын Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, федераль Хөкүмәт карары буенча 2022 ел ахырында бюджет кредитлары буенча Татарстан Республикасының Россия Федерациясе алдындагы 1,7 млрд сум күләмендә бурычы юкка чыгарылган. РФ Финанс министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан ТР бюджетына бюджет кредитлары бирү турында элек төзелгән килешүләргә тиешле өстәмә килешүләр төзелгән.

"Әлеге Татарстан Республикасы законы проекты өстәмә килешүләрне закон нигезендә раслау кирәклеген исәпкә алып эшләнде, - дип белдерде Алексей Шишкин. - Өстәмә килешүләр нигезендә РФ алдындагы бюджет кредитлары буенча төп бурыч кими бара, шулай ук бюджет кредитларыннан файдалануга процентлар  2023 - 2025 елларда  3 878,9 мең сумга, сумга, шул исәптән 2023 елда - 1 700,8  мең сумга кими".

Комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

2019 - 2022 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларыннан файдалану  буенча аудит нәтиҗәләре һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларыннан файдалануның аудиты нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторлары Сергей Колодников һәм Илнур Мөбараков чыгыш ясады.

2019 - 2021 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һөнәри белем бирүне үстерү чараларын финанс белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән ТР бюджеты чаралары күләме 12,2 млрд сум тәшкил иткән. 2022 ел башына республикада 65 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар.

2020 - 2021 елларда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру чараларын финанслау күләме һәм 2022 елның 9 аенда 11 млрд сумнан артык тәшкил иткән, үтәлеш –  9,3 млрд сум.  Татарстанда  48 Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырылган.

Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, учреждениеләр тарафыннан алынган бюджет акчалар тотуда, дәүләт мөлкәтен файдалануда, бухгалтерлык исәбен алып баруда, дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда күпмедер дәрәҗәдә эффектив булмаган фактлар ачыкланган.

Өстәмә мәгълүмат белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова чыгыш ясады.

Фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, депутатлар Камил Нугаев, Геннадий Глушков катнашты.

Комитет профильле министрлыкларга тиешле тәкъдимнәр кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International