Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 22 февральдә узачак

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе, 14:00

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 22 февральдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 23 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карый башлаганчы республикада соңгы вакытта узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Бу айда муниципаль районнарда хисап сессияләре уза. «Катлаулы шартларга карамастан, республика җитди сынауларга каршы тора алды, халык хуҗалыгының барлык тармаклары һәм муниципалитетлар узган елда Стратегия-2023тә куелган  бурычларны гамәлгә ашыру өчен уңышлы эшләделәр», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, узган утырышларга йомгак ясап.

Булачак утырышның көн тәртибенә аңлатма биреп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина түбәндәгеләрне билгеләп үтте: беренче укылышка федераль бюджеттан республика бюджетына кредитлар бирү өлешендә өстәмә килешүләр турында закон проекты, шулай ук Татарстан Республикасы Гаилә һәм Бюджет кодексына, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, янгын куркынычсызлыгы турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында, инвестиция эшчәнлеге турында, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертизасы турында, ветеринария эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнде.

Кырык беренче утырышта депутатлар  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының  2022 елда полиция эшчәнлеге турында хисап, 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад һәм 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында хисап караячаклар. Казан университеты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлыкның федераль программасында катнаша һәм ел саен әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында хисап тота.

Дәүләт Советында чакырылыш дәвамында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисап бирү практикасы дәвам итә. Кырык беренче утырышта Социаль сәясәт комитеты эше турында хисап каралачак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында республикада цифрлаштыру елын уздыру йомгаклары турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясаячак.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты республика законнары нигезендә «Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында» Дәүләт Советы карары проектын әзерләде. Хисап палатасына «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү» программасын гамәлгә ашыруга һәм 2020 - 2022 елларда кадет интернат-мәктәпләре эшчәнлегенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген, шулай ук 2020 - 2022 елларда спорт җыелма командалары, шул исәптән РФ җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләүче спорт оешмаларына дәүләт ярдәменә бүлеп бирелгән республика бюджетыннан файдалануның аудитын үткәрүне йөкләргә тәкъдим ителә.

Кырык беренче утырышның көн тәртибенә балалар учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып баручы затларга картлык  буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирүче эш стажына кертелә торган эш вазыйфалары һәм учреждениеләре исемлегенә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында мөрәҗәгате кертелде.

Дәүләт Советы депутатлары вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагогик хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча мәктәп директорлары киңәшчеләренең расланган исемлегенә кертергә, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләренә туган һәм чит телләрне укыту буенча шундый хокук бирергә тәкъдим итә.

Документ Татарстан Республикасы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе барышында кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә әзерләнгән, аны «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе үткәрә.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International