Ун ел элек Татарстан гимны тексты расланды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе, 05:25

2013 елның 21 февралендә дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының 38 нче утырышында депутатлар бертавыштан Татарстан дәүләт символлары турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул итте. Документ республика Дәүләт гимны текстын Рамазан Байтимеров сүзләренә һәм Филипп Пираев тәрҗемәсендә раслады.

Татарстан гимны 1993 елның 14 июлендә республика Югары Советы карары белән расланды. Ул композитор Рөстәм Яхинның музыкаль әсәреннән гыйбарәт. Әмма 2013 елга кадәр республика гимнының рәсми тексты юк иде. Татарстан парламентына гражданнардан рус һәм татар телләрендә гимн сүзләрен раслау үтенече белән күпсанлы мөрәҗәгатьләре килде.

2011 елның декабрендә республика Дәүләт Советы гимн текстына бәйге игълан итте. Бәйге чын мәгънәсендә халыкчан булып чыкты, 2012 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык мөрәҗәгать керде. Алар арасыннан 182 текст проекты бәйгедә катнашты. Эшләрләрдә авторларның исеме күрсәтелмәде, һәр проектка номер һәм код бирелде. Күренекле җәмәгать эшлеклеләрен, шагыйрьләрне, журналистларны, музыкантларны һәм башкаручыларны кертеп тупланган эшче төркем конкурс комиссиясенә арадан  иң уңышлы текстларны гына сайлап кына тәкъдим итте. Комиссияне ул елларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфасында булган Римма Ратникова җитәкләде. Комиссия секретаре – Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары  Анастасия Исаева иде.

Конкурсның беренче этабында Комиссия тарафыннан рус һәм татар телләрендә ике дистәгә якын эш каралды. Проектлар турында фикер алышуда язучы Әхәт Мушинский, шагыйрь Илфак Ибраһимов, «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» республика газеталары мөхәррирләре Александр Латышев һәм Минназим Сепперов, филология фәннәре докторы Людмила Воронова, Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Валентина Липужина һәм башкалар актив катнашты.

Эш барышында шулай ук дәүләтләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларының 50дән артык гимны анализланды. Авторлар һәм комиссия әгъзалары Татарстан гимны республиканың күпмилләтле халкын берләштерү башлангычы, ватанпәрвәрлек, дуслык һәм толерантлык символы булырга тиеш  дигән карарда нык тордылар.

Татарстан Республикасының дәүләт гимны тексты Рамазан Байтимеровның 1970 елларда язылган һәм әдәби эшкәртелгән «Туган ягым» шигырененән гыйбарәт.

Үз вакытында нәкъ менә Рамазан Байтимеровның әлеге шигыре композитор Рөстәм Яхинны Татарстанның Дәүләт гимнына әверелгән  көйне иҗат итәргә рухландырган. Шигырьне әдәби эшкәртүдә күп кенә авторлар, шулай ук аның кызы, Рамазан Бейтимеров иҗатының бердәнбер варисы Гөлшат Кушилкова катнашты, ул әтисенең шигъри архивларын тәкъдим итте. Текстны камилләштерү буенча төп эшне шагыйрь Гәрәй Рәхим башкарды. Бу эштә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, шагыйрьләр Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллин, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин катнаштылар.

Татар текстын республиканың иң яхшы тәрҗемәчеләре һәм шагыйрьләре Николай Алешков, Николай Беляев, Борис Вайнер, Наилә Ахунова, Алена Кәримова тәрҗемә итте. Бу эштә Казан университеты галимнәре Артем Скворцов һәм Алексей Бастриков бәяләп бетергесез ярдәм күрсәттеләр. Комиссия яшь шагыйрь Филипп Пираевның тәрҗемәсен сайлады, ул барлык тәкъдим ителгән текстлар арасында иң яхшысы дип танылды. Нәтиҗәдә, Татарстан гимны Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә бердәм шигъри әсәр булды.

Гимн өстендә зур эшнең музыкаль өлешен оештыручы профессор Рубин Абдуллин булды. Тавыш вариантларын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина башкарды. Симфоник һәм тынлы оркестр өчен яңа партитураны композитор Борис Трубин башкарды. Хор партиясен һәм балалар хоры өчен партитураны Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владислав Лукьянов төзеде.

2013 елның 21 февралендә, дүртенче чакырылыш парламентының утыз сигезенче утырышы алдыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Россия Федерациясенең атказанган артисты Александр Сладковский җитәкчелегендә республиканың Дәүләт симфоник оркестрына кушылып  Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Любовь Дразнина җитәкчелегендә  Муса Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры хоры Татарстанның булачак Дәүләт гимнын беренче тапкыр сүзләр белән башкарды.  

Шул көннән алып Татарстан Республикасы гимны һәр татарстанлының йөрәгенә, күңеленә керде һәм бүген нәкъ менә шундый вариантта республиканың дәүләт символы, аның җиңүләрен һәм казанышларын чагылдырып, барлык әһәмиятле һәм тантаналы чараларда башкарыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International