Дини мәгариф оешмаларына аспирантурада укыту хокукы бирелә

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 13:13

Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Документ дин белеме бирү оешмаларының аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программаларын федераль дәүләт таләпләре нигезендә гамәлгә ашыру хокукын бирә. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдереләчәк. 

Документны тәкъдим иткән депутат Александр Славутский билгеләп үткәнчә,, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.

"Уку нәтиҗәләре буенча дин белеме бирү оешмалары диссертациянең фән кандидатының гыйльми дәрәҗәсен алуга һәм аспирантураны тәмамлау турындагы таныклыкның туры килүе турында бәяләмә бирәләр, - диде  Александр Славутский, - шулай ук тәкъдим ителгән закон проектында югары белем дәрәҗәләре һәм аларның программалары (бакалавриат, специалитет һәм магистратура) төгәлләштерелә".

Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә.

Александр Славутский эшләнелгән закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтында, шулай ук җәмәгать фикер алышуы өчен «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталында урнаштырылды, дип ассызыклады. Документка тәкъдимнәр кермәгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International