Татарстан Дәүләт Советы Михаил Мишустинга вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагоглар исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 13:51

Татарстан Дәүләт Советы Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы педагоглар исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәрәчәк. Мөрәҗәгать депутатларның күпчелек тавышы белән республика парламентының 41нче утырышында хупланды.

Парламентарийлар картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә торган вазифалар һәм учреждениеләр исемлегенә үзгәрешләр кертүне сорый. Аерым алганда, бу исемлеккә мәктәп директорларының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләрен, шулай ук балалар бакчаларында рус, туган һәм чит телләрне укыта торган тәрбиячеләрне кертергә тәкъдим итәләр.

«Рус телен укыту буенча тәрбияче», «Туган телне өйрәтү буенча тәрбияче» һәм «Чит телләрне укыту буенча тәрбияче» һөнәрләренең «Тәрбияче» вазифасы белән тәңгәллеген билгеләү мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, дип аңлатты депутат Людмила Рыбакова.

«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча узган елның сентябреннән 45 төбәктә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча мәктәп директоры киңәшчесе вазифасы кертелде, ә киләсе уку елыннан мондый белгечләр илнең барлык мәктәпләрендә, техникумнарында һәм көллиятләрендә, шул исәптән Татарстанда да барлыкка киләчәк», – дип өстәде ул.

Людмила Рыбакова әйтүенчә, бу вазифа педагогик хезмәткәрләр категориясенә керә, әмма Россия Хөкүмәте раслаган исемлектә әлегә ул юк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International