Татьяна Ларионова: "Сәхнәгә күтәрелү дә аларның җиңүче икәнен күрсәтә"

2019 елның 6 декабре, җомга, 15:32

Казанда “Татарстан энҗесе – 2019” бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйге физик мөмкинлеге чикле булган хатын-кызлар арасында алтынчы ел рәттән оештырыла.

– Республикада башка мондый бәйге юк. Ул – бигрәк тә күңелне кузгата, хисләрне уята торганнардан. Бу сәхнәгә күтәрелү дә аларның җиңүче икәнен күрсәтә, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Финалда катнашкан 10 кыз өчен да депутат ханымнар җаваплы. Аларның һәркайсы “үз” кызы өчен җан атты.

Бу кызларның һәркайсын хыял яшәтә. Алар моны үзләре дә яшерми. Кемдер кияүгә чыгу хакында, кайберләре бәби сөю, парашюттан сикерү, Һиндстанга бару, үз аякларына басу турында хыяллана. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша дип, аларның күңелен күтәреп җибәрде.

– Бу бәйге физик мөмкинлеге чикләнгән гүзәл затларга үз-үзләрен күрсәтергә, күңелләрендә ышаныч арттырырга ярдәм итә, – дип тә өстәде.

Быел бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Һәр кыз төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Ә “Татарстан энҗесе – 2019” исеменә Казан кызы Анастасия Плеханова лаек булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International