Дәүләт символлары турындагы республика канунына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 11:24

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт символлары турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Үзгәрешләр кертү законны Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләмәләренә туры китерү зарурлыгына бәйле.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искәртүенчә, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 26 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы республика законы белән республиканың Төп законына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны - Татарстан Республикасы дәүләтчелеген, Татарстанның күпмилләтле халкы үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы рәсми символлар.

Дәүләт символлары турындагы республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International