Дәүләт Советы Дәүләт Думасына балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасы кертә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 13:24

Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Документны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

"Федераль закон проекты авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаганнар белән профилактик эш оештыру өлкәсендә законнарны камилләштерү, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын үстерү максатларында эшләнгән, – дип белдерде  Александр Чубаров. – Федераль кануннарда балигъ булмаган хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәкләренә  урнаштырылырга мөмкин булган балигъ булмаганнар категорияләре билгеләнгән. Әзерләнгән закон проекты белән Федераль законның 22 статьясына күрсәтелгән категорияләр исемлеген киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү каралган. Сүз авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә калган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә балигъ булмаган хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәкләренең профилактик мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану турында бара. Даими яисә вакытлыча яши торган җирдән еш чыгып китә торган (бер ел дәвамында өч һәм аннан да күбрәк) балалар аерым игътибарга мохтаҗ.

Парламентарий әйтүенчә, хәзерге вакытта үз белдеге белән өйдән чыгып киткән балигъ булмаганнарның кайда яшәячәген билгеләгәндә, алар үз белдеге белән чыгып китү мөмкинлеге булмаган дәүләт учреждениеләренә җибәрелергә тиеш. Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштыру киләчәктә аларның яшәү урынына кайтуын гарантияле тәэмин итәргә, шулай ук гаиләдән үз белдеге белән китүнең һәм укуны туктатуның сәбәпләрен, балигъ булмаганның гомеренә яисә сәламәтлегенә куркыныч янаучы фактларны, җинаятьчел һәм башка җәмгыятькә каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне ачыклау мөмкинлеген бирәчәк.

Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International