Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 14:05

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2022 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында мәгълүмат тапшырылды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – республика Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, соңгы өч ел эшмәкәрләр өчен җитди сынау булган. Әмма республикада аларны җиңеп чыкканнар. Хәзерге вакытта Татарстанда 168 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 меңгә (2,4%) күбрәк. Кече һәм урта бизнес өлешенә, үзмәшгульләрне дә кертеп, Татарстан эш урыннарының 42% тан артыгы туры килә. "Бу республиканың социаль-икътисади үсеше бәйле булган зур армия", - дип басым ясады Фәрит Габделганиев. Кече һәм урта бизнесның тотрыклы эше, аның әйтүенчә, күп яктан дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук эшмәкәрләрнең активлыгы белән тәэмин ителгән.

2022 елда бизнес-омбудсмен адресына 3296 мөрәҗәгать килгән. Бу 2021 елга караганда 10% ка кимрәк (3660). "Очракларның 70% без гариза бирүчеләрнең хокукларын торгызырга яки аларга бозылган хокукларны яклау өчен кирәкле консультация бирергә өлгердек, - дип белдерде Фәрит Абдулганиев. - Узган ел йомгаклары буенча шикаятьләрнең төп өлеше (26%) дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының гамәлләренә, аларның карарларына шикаять бирүгә туры килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу 2021 ел белән чагыштырганда 4% ка кимрәк»..

Сорауларның зур блогы гамәлдәге законнарны аңлату белән бәйле. Каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм кредит оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре дә актуаль булып кала.

ТР Рәисе йөкләмәсе буенча республиканың барлык районнарында өченче ел эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең вәкилләре иҗтимагый нигездә эшли. «Җәмәгать вәкилләре җирле эшмәкәрләрне, аларның ничек "яшәүләрен", нинди проблемалар белән очрашуларын яхшы белә, - дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев, - 2022 елда җәмәгать вәкилләре тарафыннан эшмәкәрләрдән 248 мөрәҗәгать кабул ителде".

Узган ел вәкаләтле вәкил һәм аның вәкилләре катнашында 54 тапкыр эшкуарларны кабул итү оештырылган, аеруча актуаль темалар буенча 52 семинар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелгән, темаларны эшкуарлар үзләре билгели. Бизнес-бергәлекнең оператив чишелеш таләп итүче иң кискен шәхси һәм системалы мәсьәләләре даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуларда тикшерелә.

Фәрит Габделганиев электрон сәүдәне үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Маркет-плейсларда Татарстан сатучылары саны узган елда 2 тапкырга арткан. Шулай ук узган елда эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер" укыту программасын оештыру тәкъдиме белән чыккан. Түләүсез курсларга ихтыяҗ бар иде, шул ук вакытта яңа белгечлек алганнар 100% эшкә урнаштырылды, дип ассызыклады Фәрит Габделганиев. Интернет-сәүдәне үстерүдәге уңышлар республикага «бонд зоналары» (таможня җайга салуы гадиләштерелгән складлар) булдыру буенча экспериментны гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булырга мөмкинлек биргән.

Бизнес-омбудсмен докладын тикшерүдә депутатлар Игорь Бикеев, Александр Комиссаров, Марат Галиев, Алсу Нәбиева, Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәгълүматын депутатлар игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International