Айгөл Мөхәммәтзакирова дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон Мактау тактасына кертелде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе, 11:35

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген мәгълүмати-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Айгөл Рамазан кызы Мөхәммәтзакирова Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон Почет тактасына кертелде. Мондый карар ТР Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре Советының махсус комиссиясе тарафыннан кабул ителде.

Камил һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен электрон Почет тактасына хезмәт бурычларын намус белән башкаручы хезмәткәрләр кертелә. Татарстан Республикасының Электрон Почет тактасына дәүләт хезмәткәрләрен кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициатива һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.

2022 ел нәтиҗәләре буенча электрон Почет тактасына югары һөнәри казанышларга ирешкән 29 дәүләт хезмәткәре, шул исәптән Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре дә кертелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International