Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе, 11:45

Татарстан, илебезгә карата тышкы санкцияләр басымына карамастан, ышанычлы һәм алга таба үсештә булуын дәвам итә. Республикада яшәүчеләрнең фидакарь һәм намуслы хезмәте яңа югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, аларның төрле тармаклардагы көндәлек эше төбәкне алга этәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.

«Бу бүләкләр илдә, дөньяда, Татарстандагы бүгенге катлаулы шартларда аеруча кыйммәтле. Сезнең барлык игелекле эшләрдә һәм башлангычларда катнашуыгыз аерым бәягә лаек. Һәр буынга сезнең кебек инициативалы, ваемсыз булмаган, үз өлкәсендә профессиональ әзерлекле кешеләр кирәк. Безнең республикада андыйлар аз түгел», – дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.

Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, залда республиканың төрле өлкә вәкилләре – авыл хезмәтчәннәре, инженерлар, педагоглар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре бар.

«Төрле эшчәнлек өлкәләрендә үзләрен күрсәткән кешеләр – сез барыгыз да Россиянең һәм республикабызның данын һәм байлыгын арттырасыз. Көндәлек эштә аны күрмисең, әмма сез алдынгылар, лидерлар һәм Татарстанның күп кенә кешеләре өчен һәм ориентирлар булып торасыз», – дип белдерде Мөхәммәтшин.

Ул искәрткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика, илгә карата моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымына карамастан, социаль-икътисади ышанычлы үсеш күрсәтте.

«Тышкы тәэсирләргә карамастан, республика икътисады тотрыклы булып чыкты, кертелгән санкцияләрнең нәтиҗәләрен җиңеп чыга алды. Узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 3,8 триллион сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы Рәисе агымдагы елга тулай төбәк продукты күләмен 4 триллион сумга җиткерү бурычы куйды», – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, махсус операция шартларында бердәмлекне тәэмин итү, куйган максатларга һәм үсеш бурычларына ирешү өчен кешеләрне берләштерү бик мөһим. Шундый бурычларны Россия Президенты Владимир Путин хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте алдында куйды.

Ахырда Фәрит Мөхәммәтшин тантанада катнашучыларны югары дәүләт бүләкләре белән котлады, аларга туган республика һәм ил файдасына алга таба да уңышлы эшләргә дигән теләген җиткерде. Кереш сүзләр тәмамлангач, бүләкләү тантанасы узды. 46 кешегә орден, медаль һәм мактаулы исемнәрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International