Казанга эш сәфәре белән Вьетнам парламент делегациясе килде

2019 елның 8 декабре, якшәмбе, 14:55

Казанга Милли җыен Рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым җитәкчелегендә Вьетнам  парламент делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән килде. Кунакларны "Казан" аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Нгуен Тхи Ким Нган ханым Татарстанга Россиягә рәсми  визит кысаларында килде, аның ил җитәкчеләре белән очрашулары ниятләнгән.  Бу визит  ике ил өчен дә зур әһәмияткә ия. Ул парламентара мөнәсәбәтләрнең яңа этабын ача. Аның юнәлешләре Россия-Вьетнам Парламентара комиссиясенең беренче утырышында билгеләнәчәк.

Бүген Дәүләт Советында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның Нгуен Тхи Ким Нган ханым белән очрашуы булачак.

Шулай ук бүген Вьетнамның  парламент делегациясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булачаклар һәм Татарстан халыклары Дуслык йортында вьетнам җәмгыяте вәкилләре белән очрашачаклар.

Иртәгә Вьетнам Милли җыены Рәисе Казан университетында лекция укыячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International