Төрле дәрәҗәдәге коммунист депутатларның үзара эшчәнлеген көчәйтергә кирәк, дип саный Хафиз Миргалимов

2023 елның 31 марты, җомга, 13:55

Бүген Дәүләт Советында КПРФ парламент фракциясе депутатларының башка дәрәҗәдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге һәм закон чыгару активлыгы дәрәҗәсен күтәрү турында семинар-киңәшмә узды. Семинарда РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, ТР Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары һәм республиканың кайбер авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары депутатлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов ил масштабында КПРФ эшчәнлеге активлыгының үсүенә игътибар итте һәм җирле советлар органнары депутатларын урыннарда фракция эшен көчәйтергә чакырды. "Районнар, шәһәрләр һәм торак пунктларның вәкиллекле органнарына безнең партиядән 320дән артык депутат сайланды, - дип искәртте ул. - Бу зур армия арасында депутатлык эшчәнлеген һәм кешеләр белән эшне дөрес төзегән актив һәм принципиаль кешеләр күп. Җирле бюджетларны формалаштыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту, җирле әһәмияттәге проблемаларны хәл итү, сайлаучыларның наказларын үтәү мәсьәләләрендә сезнең позициягезгә карап, кешеләрнең безнең партиягә мөнәсәбәте урнаша һәм КПРФ депутатлары корпусына ышаныч арта.

Алтынчы чакырылыш чорында ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе эшчәнлеге турында тәкъдим иткән мәгълүматында Хафиз Миргалимо, парламентарий-коммунистларның эшчәнлеге кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, гражданнарның социаль гарантияләрен ныгытуга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте. "КПРФ фракциясе тарафыннан эшләнгән һәм Дәүләт Советына кертелгән закон проектлары, җәмәгатьчелек катнашында түгәрәк өстәлләр һәм эш киңәшмәләре, округларда сайлаучылар белән очрашулар, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү − болар барысы да КПРФ фракциясе әгъзаларының үз депутатлык бурычларына җитди карашын һәм мөнәсәбәтен күрсәтә», - диде фракция башлыгы.

 Хафиз Миргалимов сүзләренчә, узган өч елда Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең 38 утырышы, федераль һәм республика ММЧ вәкилләре өчен 20 матбугат конференциясе, гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре белән актуаль мәсьәләләр буенча 14 эшче киңәшмә һәм ТКХ проблемаларын тикшерү, "Кояшлы шәһәр" микрорайонын инфраструктура объектлары белән тәэмин итү буенча 6 түгәрәк өстәл уздырылган. КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан гражданнарның 1653 мөрәҗәгате каралган, шуларның 900дән артыгы карарлар кабул итү өчен республика һәм муниципалитетларның башкарма хакимият органнарына җибәрелгән, республика районнарында һәм шәһәрләрендә 730 сайлаучы кабул ителгән.

Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев федераль парламентта КПРФ фракциясенең закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, агымдагы чакырылышта КПРФ фракциясе әгъзалары федераль парламентка 110 закон проекты керткән, шуларның 48е кабул ителгән. Хәзерге вакытта фракция депутатлары РФ Хезмәт кодексын камилләштерүгә һәм профсоюзларның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән закон проектлары өстендә эшлиләр. Артем Прокофьев шулай ук республика Дәүләт Советы депутатларын, Татарстан Рәисен һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан депутатлык активлыгын арттыру зарурлыгына да игътибар итте.     

Киңәшмәдә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Александр Комиссаров, Альберт Ягудин, Мансур Гарифуллин, Казан шәһәр Думасы һәм муниципаль берәмлекләрнең кайбер вәкиллекле хакимият органнары депутатлары чыгыш ясады. Алар җирле үзидарә органнары турындагы законнардагы үзгәрешләр, сайлаучылар белән хезмәттәшлек итү өчен социаль челтәрләрне куллану, муниципаль депутатларның вәкаләтләре һәм бурычлары турындагы мәсьәләләргә кагылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International