Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам Милли Җыены рәисе Нгуен Тхи Ким Нган белән очрашты

2019 елның 8 декабре, якшәмбе, 18:22

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Вьетнам Милли Җыены (Парламенты) рәисе Нгуен Тхи Ким Нган белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин киләчәктә Россия-Вьетнам хезмәттәшлеге кысаларында парламентара мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде.

Нгуен Тхи Ким Нган җитәкчелегендә Вьетнам  парламент делегациясе Татарстанга Россиягә рәсми  визит кысаларында килде. Аның Россия Федерациясе җитәкчеләре белән очрашулары ниятләнгән.  Шулай ук Россия-Вьетнам Парламентара комиссиясенең беренче утырышы да уздырылачак.

«Сезнең Россия Федерациясенә эшлекле сәфәрегез Татарстан Республикасыннан башланып китте, - диде сәламләү чыгышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, - тәкъдим ителгән программа сезгә Татарстан,  аның мөмкинлекләре белән ныклап торып танышырга мөмкинлек бирер дип ышанам».

Вьетнам – Россия Федерациясенең стратегик партнерларының берсе. Төбәкләр, шул исәптән Татарстан белән дә узара хезмәттәшлек арта бара. Шуңа да карамастан, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан белән Вьетнам арасында товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бар.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга  республиканың икътисад өлкәсендәге  уңышлары турында сөйләде, авыл хуҗалыгы һәм машина төзелеше өлкәләренә аерым тукталып узды.

«Татарстан – күпмилләтле республика, бездә 173 милләт вәкиле яши, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, гуманитар хезмәттәшлек өлкәсенә күчеп, - Казан уку йортларында йөзгә якын вьетнам студенты укый. Республикада Татарстан халыклары Ассамблеясе кысаларында  вьетнам милли-мәдәни җәмгыяте уңышлы гына эшләп килә. Якшәмбе мәктәпләрендә милли телләрне өйрәтү оештырылган. Болар һәммәсе ике ил арасында дуслыкны ныгытуга хезмәт итә».  

Нгуен Тхи Ким Нган коллегаларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без Казанның христиан һәм ислам рухындагы матур архитектурасын карап хозурландык, - диде ул, -  Вьетнам Россия белән стратегик партнерлыкка зур әһәмият бирә. Соңгы елларда федераль һәм регионнар дәрәҗәсендә хезмәттәшлек арта бара. Бүген Россия белән Вьетнам арасында сәяси ышаныч дәрәҗәсе бик югары дип әйиергә җирлек бар».

Вьетнамның Милли Җыены Рәисе  Вьетнам белән Россия мөнәсәбәтләрендә киләчәккә югары үсеш күрә һәм Татарстан белән  үзара хезмәттәшлекнең дә артасына ышана.

«Россия шәһәрләре бүген Вьетнам шәһәрләре белән туганлаша, - дип Нгуен ханым берничә мисал китерде, - киләчәктә Казан шәһәренең Вьетнамда туганлаш шәһәр табуын телим».   

Нгуен ханым билгеләп үткәнчә,  парламентара хезмәттәшлек ике ил арасында элемтәләрне ныгытуда төп юнәлешләрнең берсе булып тора.  «Без РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән  Россия-Вьетнам Парламентара комиссиясенең беренче утырышында рәистәшләр буларак катнашачакбыз», - диде ул.  Вьетнамның Милли Җыены  белән Россиянең  Федераль Собраниесе үз хөкүмәтләре белән берлектә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен хокукый коридор төзиячәк, дип ышана Вьетнам Милли Җыенны Рәисе.

Бүген Вьетнам парламенты делегациясе әгъзалары Татарстан халыклары Дуслык йортында вьетнам җәмгыяте вәкилләре белән очрашачаклар. Иртәгә Вьетнам Милли Җыены Рәисе Казан университетында лекция укыячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International