Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында ТР Хөкүмәте хисабын тикшерделәр

2023 елның 11 апреле, сишәмбе, 16:14

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды. Парламентарийлар 2022 елда ТР Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны тикшерделәр, автомобиль юлларында ремонт эшләре барышы турындагы мәгълүматны тыңладылар, шулай ук республика һәм федераль закон проектларын карадылар.

Комитет утырышында Хөкүмәт эшенең нәтиҗәләре турында төп доклад белән республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, шулай ук тармак министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Щукин һава, тимер юл, су һәм автомобиль транспорты төрләренең эше, әлеге өлкәдә федераль һәм региональ программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, федераль проект кысаларында узган ел М-12 (Мәскәү ‒ Түбән Новгород – Казан) тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында 81,1 км озынлыктагы М-7 «Волга» автомобиль юлы төзелеше дәвам иткән, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында Алексеевск ‒ Әлмәт участогында 145 км озынлыктагы Шәле – Баулы автомобиль юлы төзелә.

 «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм  проекты кысаларында 170,5 км региональ һәм җирле юллар ремонтланган. Артем Чукин билгеләп үткәнчә, быел юл эшләре программасына 48,5 млрд.сум каралган, шул исәптән 32,4 млрд. сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан, 16,1 млрд. сум – федераль бюджеттан.

Республикада торак базарындагы вәзгыять турында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр итте. 2022 елда Татарстанда рекордлы күләмдә торак тапшырылган – 3 млн 93 мең кв.м. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында һәм ил төбәкләре арасында алтынчы урында тора.

Утырыш кысаларында профильле комитет әгъзалары шулай ук республикада «чокырлар ремонтлау»ның  ничек узуы турында фикер алыштылар. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта федераль,  региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында һәм аерым муниципаль берәмлекләрдә «чокырлар ремонтлау»  башланган. "Хәзерге вакытта федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында 7 мең 906 кв.м мәйданда ремонт үткәрелде, шул ук вакытта 925 тонна асфальт җәелде. Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында «чокырлар ремонтлау»  65 мең кв.м. мәйданда башкарылды», 8276 тонна асфальт-бетон кулланылды", - дип  белдерде Артем Чукин.

Бүген депутатлар автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законының 33 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, 2023 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы, җирле үзидарә органнары тарафыннан төбәк яки муниципальара, җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юллары буенча түләүсез яки ташламалы юл йөрү тәртибен раслау күздә тотыла.

Эшләнгән закон проекты белән гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юллары, мондый автомобиль юлларының түләүле участоклары буенча йөрү өчен түләү алу тәртибен регламентташтыручы республика законының 33 статьясындагы 34 өлешенә шундый ук үзгәреш кертергә тәкъдим ителә.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International