Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе, 17:40

Дәүләт Советының профильле комитетлары ТР Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы еллык хисабын тикшерүне дәвам итә. Бүген республика Хөкүмәте хисабы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча докладлар белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков чыгыш ясады.

Экология һәм табигый байлыклар министры хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда Татарстан территориясендә 52,2 млрд.сумга 850 табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылган, шулардан 20,4 млрд. сум – бюджеттан финанслау. Узган ел йомгаклары буенча әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 млрд. сумнан артык акча юнәлтелгән. Кисәтелгән зыянның гомуми күләме 58 млрд. сум тәшкил иткән.

Узган ел республика 4 эре федераль проектта актив катнашкан: «Иделне сәламәтләндерү», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау».  Аларны гамәлгә ашыруга 6,8 млрд.сум акча юнәлтелгән. Быел Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук ләм басуларын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә.

Александр Шадриков халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының өстенлекле юнәлешләренең берсе дип атады. "Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән министрлык ведомство карамагындагы учреждение белән берлектә су алу урыннарына ревизия үткәрә. Ул Татарстанның 14 районында узды, без 1629 су пунктын тикшердек", - дип аңлатты министр.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, соңгы дүрт елда атмосфера һавасының сыйфаты да яхшырган. 2018 елдан 2022 елга кадәр Татарстан Республикасында атмосфера һавасында пычрата торган  матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү саны 3,6 тапкыр кимегән.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ирешкән нәтиҗәләр турында Наил Залаков сөйләде. 2022 елда республика аграрийлары тарафыннан 5,2 млн. тонна икмәк уңышы җыелган, Татарстан тарихында беренчеләрдән булып 2 млн. тоннадан артык сөт савылган.

Узган ел йомгаклары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе 334,1 млрд.сум тәшкил иткән, җитештерү индексы – 125,9%. Азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре дә уңай динамика күрсәткәннәр. Җитештерү индексы 103,8%, 292,3 млрд сумлык продукция җибәрелгән.

Агросәнәгать комплексы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 129 объектта 613,9 млн.сумлык эшләр башкарылган, шул исәптән 73 җәмәгать инфраструктурасы объекты һәм 56 агросәнәгать комплексы объекты. "Дәүләт программасы кысаларында быел тармакны үстерүгә 13,8 млрд. сум каралган. Авылга ярдәм республика бюджетыннан да, федераль бюджеттан да тулы күләмдә сакланып калды, – дип аңлатты Наил Залаков. - Моннан тыш, якын арада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан  сатылган ашлыкны субсидияләүгә 355 млн сум өстәмә акча бүлеп бирү планлаштырыла».

Наил Залаков агымдагы чор күрсәткечләренә тукталды. Гыйнвар-февраль айларында 316 мең тоннадан артык сөт савып алынган, үсеш 9 процент тәшкил итә, 80 мең тонна тирәсе терлек һәм кош ите сатылган (98 процент), йомырка җитештерү узган ел дәрәҗәсенә карата 106,5 процент тәшкил итә, бу – плюс 14 миллион данә. Шул ук вакытта сөтне сатып алу бәяләренең төшүе күзәтелә, бу терлекчелек тармагына тискәре йогынты ясый.

Быел чәчү мәйданы узган ел дәрәҗәсендә калачак – 2,7 млн.га. бөртекле, кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш ихтыяҗның 130% тәшкил итә. "Сатып алынган орлыкларны кертү дәвам итә. Кукуруз 98%, шикәр чөгендере 99% һәм көнбагыш 93% тәэмин ителгән. Орлыклар белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелми», – дип белдерде докладчы.

Докладларны тикшерү барышында профильле комитет әгъзалары республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән сөткә бәя кую, азыкның үзкыйммәтен формалаштыру, агросәнәгать комплексының кредит портфеле белән кызыксындылар.

Профильле комитет әгъзалары барлык хакимият органнарының эше җайга салынуын билгеләп үттеләр, шуның ярдәмендә ниятләнгән планнарны тулысынча диярлек тормышка ашыру, республика алдында торган бурычларны һәм төбәк һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләрне үтәү мөмкин булган. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, профильле комитет әгъзалары да ел дәвамында даими рәвештә профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән конструктив рәвештә хезмәттәшлек итә. "Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә органик продукция җитештерүне үстерү, азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым чаралар, хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында әһәмиятле Республика законнары кабул ителде», - дип искәртте Таһир Һадиев.

2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап депутатлар тарафыннан игътибарга алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International