«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары Алабугада һәм Чаллыда булдылар

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе, 15:52

Бүген Алабуга һәм Яр Чаллыда узган «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең күчмә җыелышында яңа икътисади чынбарлыкта һәм импортны алмаштыру шартларында предприятиеләрнең системалы эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Танышу экскурсиясе барышында Дәүләт Советы депутатлары һәм республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Алабугада «Эссен Продакшн АГ»АҖ компаниясенең майлар һәм бакалея продукциясе, шулай ук полипропилен җитештерү мәйданчыкларын карадылар. Россиядә иң эре азык-төлек җитештерүчеләрнең берсе булган предприятиегә бару очраклы булмаган. Күпчелек җитештерү процесслары автоматлаштырылган, ә кул хезмәте бик аз, әзер продуктны тартмаларга төягәндә генә кулланыла.

«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, депутатлар предприятиедә санкцияләр басымы шартларында нәрсә эшләнгәнен реаль вакыт режимында күрә алды. "Монда импортны алмаштыруга бәйле нюанслар һәм моментлар күрсәтелде. Күп кенә илләр тиешле җиһазлар белән тәэмин итүдән туктады, әмма предприятие кырыс шартларда җитештерүне арттыру өчен эчке ресурсларны туплый алган, – дип басым ясады Артур Габделҗанов. – Эшмәкәрләргә үз эшләрен уңышлы үстерергә ярдәм итү өчен норматив-хокукый актларны кабул итүне яки кайбер үзгәртүләрне таләп итә торган сораулар бар».

Компания вәкилләре чималны һәм технологик җиһазларны импортны алмаштыру һәм яңа икътисади шартларга яраклаштыру технологияләре турында җентекләп сөйләделәр. Узган ел йомгаклары буенча компаниянең товар әйләнеше 42,4 млрд. сум тәшкил итте. Төрле дәрәҗәдәге бюджетка салым түләүләре күләме 4,15 млрд. сум булган.  Предприятиедә ел саен 272 мең тонна продукция җитештерелә, аның 17 проценты 36 илгә экспортка китә.

Алга таба фикер алышу Чаллыда «ESSEN» кондитер фабрикасы мәйданчыкларында дәвам итте. Производствога килү вакытында депутатларга илебездә җитештерелгән аналог чималга күчү процессының ничек баруын, шулай ук үзебездә чыгарылган технологик җиһазлар куллануны күрсәттеләр.

"Санкцияләр кертелгәч, импорт җиһазларына бәйлелек аркасында импортны алмаштыру төп мәсьәләгә әверелде. Монда без заманча һәм яңа технологияләрнең, аерым алганда, җиһаз элементларын кабатларга мөмкинлек бирә торган 3D технологияләрнең ничек оста кулланылуын күрдек, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев.

Күчмә җыелышта ТР Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова, Леонид Барышев, Николай Рыбушкин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International