Даими профессиональ нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары саны турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 12:50

Бүген парламент утырышында даими профессиональ нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары саны турында республика законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты профессиональ нигездә эшләүче депутатлар санын 23 кешегә кадәр арттыра (моңа кадәр парламент 22 депутат өчен төп эш урыны иде).

"РФ субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында Федераль закон нигезендә, һөнәри нигездә эшләүче депутатлар саны төбәк законы белән билгеләнә, - дип аңлатты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, закон проектын тәкъдим итеп, - ТР Конституциясенә ярашлы рәвештә, һөнәри даими нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары саны республика законы белән билгеләнә. Хәзерге вакытта, закон нигезендә, даими профессиональ нигездә Дәүләт Советының 22 депутаты эшли. Дәүләт Советы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, сайлаучылар белән эшне камилләштерү, парламент контролен гамәлгә ашыру максатларында, шулай ук Россия Федерациясенә санкцияләр басымы арту шартларында Татарстан Республикасының алга таба социаль-икътисадый үсешен законнар белән тәэмин итү зарурлыгы белән бәйле рәвештә, даими профессиональ нигездә эшләүче ТР Дәүләт Советы депутатлары санын бер кешегә арттыру тәкъдим ителә».

Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, закон проекты бүген комитет утырышында алдан каралган, барлык кирәкле юридик килешүләрне үткән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International