Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре шәһәр өмәсенә чыктылар

2023 елның 22 апреле, шимбә, 10:39

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Казан шәһәренең Ленин бакчасында узган язгы өмәгә чыктылар. Казанның иң матур паркларының берсен җыештыруда шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе әгъзалары катнашты.  

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев бергәләп тотынганда гына  шәһәрне тагын да чистарак һәм матуррак итеп буласын  әйтте. "Өмәгә һәрвакыт яхшы кәеф белән киләм, – диде ул, – кыш буена территорияләрдә шактый зур күләмдә эш җыела. Безнең гражданнар да тәртип урнаштыруда актив катнашалар, чөнки боларның барысын да без үзебез өчен эшлибез, монда яшибез, эшлибез, укыйбыз, кунаклар каршылыйбыз, шуңа күрә шәһәрне чисталыкта тоту мөһим».

Журналистлар белән сөйләшкәндә Таһир Һадиев уртак хезмәт коллективларны берләштерә дип билгеләп үтте.

"Бүген һава торышы яхшы, һәм шәһәрне бәйрәмнәргә кадәр җыештырырга  кирәк,  яз көне өмәгә чыкмасаң  тормышта нәрсәдер эшләмәгән кебек тоела, – дип билгеләп тте Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, журналистлар белән аралашканда, - Ленин бакчасы - минем яшьлек паркы,  Казан университеты янәшәсендә, һәм хәзер дә мин монда еш булам, шуңа күрә бу территорияне җыештыруда шәхси катнашуны бик мөһим дип саныйм".

Римма Ратникова өмәләр оештыручыларга һәм аларга килүчеләргә рәхмәт белдерде. "Шәһәрне коммуналь хезмәтләр генә  чистартып бетерә  алмый,  –  дип саный ул, – без, кешеләр, беренчедән, чүп-чарны  ташламаска, икенчедән, мондый өмәләрдә шәһәребезне тәртипкә китерергә тиеш».

"Өмәләргә  балачактан ук йөрим, башта ул авыл җирлегендә, аннары шәһәрдә иде, – диде Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев,  –  Казанда мин 1969 елдан бирле яшим, биредә укыдым һәм ел саен  өмәләрдә зур теләк белән катнашам. Яз көне табигать уяна һәм чистартыла, без аңа яңарырга һәм матуррак булырга ярдәм итәргә тиеш. 

Камил Садриев шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының күп кенә хезмәткәрләренең өмәгә балалары һәм оныклары белән килүенә игътибар итте. "Димәк, яхшы традицияләр алга таба да дәвам итәчәк", - дип нәтиҗә ясады ул.

"Иртән без сыйныфташларыбыз белән бергәләп өмәләргә чыккан вакытларны искә төшердем, – диде Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, – ә бүген улым да өмәгә китте, һәм без Ленин бакчасын җыештырабыз. Илебездә һәм республикада иҗтимагый урыннарны, ишегалларын, паркларын һәм скверларын төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарыла. «Чиста ил» проекты шуңа юнәлдерелгән. Чүплекләрне бетерүгә зур акчалар бүлеп бирелә. Безнең бурыч – чистартуда максималь ярдәм күрсәтү, табигатькә сакчыл карау. Ваемсыз булмаган гражданнар, волонтерлар, предприятие һәм бюджет өлкәсе, профсоюз хезмәткәрләре - без барыбыз да берләшеп, чыннан да мөһим миссияне үтибез. Матурлык дөньяны саклап калачак, әйдәгез  шәһәребезне чиста итик". 

"Язгы өмәләр уздыру гадәте барлыкка килүгә йөз елдан артык, бу  - чынлап яхшы традиция, – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, – һәм бүген без бирегә, кайберәүләр гаиләләре белән, шәһәребез, скверларыбыз һәм урамнарыбыз, муниципалитетлар һәм районнарыбыз тагын да чистарак һәм матуррак булсын өчен килдек. Кешеләр өмәгә  махсус кәеф белән киләләр, бу күреп тора.

Бүген Ленин бакчасында Татарстан яшь гвардиячеләре «Георгий тасмасы» акциясен башлап җибәрделәр. "Акция барлык шәһәрләрдә һәм районнарда Җиңү көненә кадәр дәвам итәчәк, – диде Марат Сәмигуллин, – моннан тыш, сишәмбе көнне республикадан Татарстан шефка алган  Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар колонна юл ала. Бу юлы аны республиканың яшь гвардиячеләре дә озата барачак. Алар Донбасста күп кенә чаралар,  шул исәптән  балалар өчен патриотик чаралар уздырырга ниятлиләр". 

Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә Ленин бакчасыннан дүрт «КамАЗ» чүп-чар һәм коелган яфраклар чыгарылды. Гомумшәһәр өмәсе бүген территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында уза. Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, быел иҗтимагый урыннарны, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын, шулай ук сәнәгать предприятиеләре, гараж кооперативлары, сәүдә объектлары, автозаправка станцияләре территорияләрен чистартуга аерым игътибар биреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International