Казанда Татар теле буенча халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе, 14:19

Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә классик татар шигъриятенә нигез салучы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында Татар теле буенча Х Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов тапшырды. 

Марат Әхмәтов олимпиада җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән сәламләде. "Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя баруын аңлау бик күңелле. Быел 12 меңнән артык бала олимпиадада катнаша алды. Катнашучылар арасында безнең республикада гына түгел, ә башка төбәкләрдә – Ульяновск, Башкортостан, Пенза, Свердловск, Новосибирск, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан республикаларында яшәүче балалар да бар, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов, –   Әлеге яшьләребез туган телләрен яратып һәм кызыксынып өйрәнә, аралаша, мәдәни кыйммәтләрне саклый, татар теле буенча халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешә».  

Марат Әхмәтов шулай ук глобальләшүнең катлаулы шартларында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче гомуми белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары укытучыларына рәхмәт белдерде.

Татар теле буенча Х Халыкара олимпиада 2023 елның 22-25 апрелендә Казанда узды. Олимпиадада республиканың муниципаль районнарыннан 220 8-11 сыйныф укучысы, шулай ук Россия Федерациясенең төрле өлкәләреннән һәм республикаларыннан 220 бала, Татарстаннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 49 студент һәм Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан һәм Үзбәкстаннан 11 вәкил катнашты.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, иң сәләтле һәм мавыктыргыч татар егетләрен һәм кызларын берләштерү максатыннан үткәрелә торган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында узды.

Быел Гран-прига Татарстаннан Ихтыяр Кыямов, Башкортстаннан Ләйсән Галимова һәм Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов ия булдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International