Республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе, 09:51

Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бәйрәм хөрмәтенә Казанның Тукай скверында бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Ркаил Зәйдуллин, Людмила Рыбакова, Рамил Төхвәтуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Казанда берничә бәйрәм чарасы планлаштырылган. Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында республиканың танылган сәнгать әһелләре катнашында концерт узачак. Анда Рөстәм Миңнеханов 2023 елның Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

Аннары шагыйрь һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак, ә бәйрәм чаралары Г.Камал исемендәге татар театры каршындагы мәйданда гала-концерт белән тәмамланачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International