Дәүләт Советының КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе, 12:48

Бүген Дәүләт Советының КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде, анда ТР Министрлар Кабинетының парламентның кырык өченче утырышында тәкъдим ителгән  2022 елдагы эше турындагы хисап тикшерелде.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.

Матбугат конференциясен ачып, Хафиз Миргалимов республикада Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. КПРФның Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре бу көнне Нурлат шәһәрендә чәчәкләр салу тантанасында катнашкан, районның социаль әһәмиятле, спорт һәм мәдәни объектлары белән танышкан.

Республика Хөкүмәте хисабын тикшергәндә, Хафиз Миргалимов һәм фракция әгъзалары традицион рәвештә гражданнарны социаль яклау, балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләрен күтәрделәр. "Бүген дәүләтнең яшь буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүе сөендерә. Әмма патриотизм, беренче чиратта, гаиләдә барлыкка килә, тәрбияләнә һәм саклана», – дип билгеләп үтте Хафиз Миргалимов.

 "Парламент утырышында тәкъдим ителгән Хөкүмәт хисабын эчтәлекле дип бәялибез. ТР Рәисе командасы, Хөкүмәт социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыру өстендә бик актив эшли, – диде Фәдбир Сафин. - Саннарны алсак, Идел буе федераль округында күп кенә күрсәткечләр буенча беренче урында торабыз, бу - торак төзелеше, авыл хуҗалыгының сәнәгать җитештерүе күләме буенча да. Шул ук вакытта канәгатьләнерлек күрсәткечләргә ирешү өчен хөкүмәт белән бергә эшләргә кирәк булган сораулар да бар».

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы комитетларыннан һәм депутат берләшмәләреннән дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеге буенча 36 сорау кергән иде. КПРФ фракциясе әгъзалары торак-коммуналь хуҗалыгы, микрорайоннарны комплекслы төзү һәм нокталы төзелеш проблемалары, республика районнарында сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өлкәсендәге мәсьәләләргә игътибар иттеләр.

Аннары парламентарийлар журналистларның сорауларына җавап бирде. Матбугат конференциясен тәмамлап, Хафиз Миргалимов журналистларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International