Фәрит Мөхәммәтшин «Россия парламентына 30 ел: заманча үсеш» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны сәламләде

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе, 14:54

"Россия парламентына 30 ел: заманча үсеш» фәнни-гамәли конференциясе Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә институтында узды. Катнашучылар парламентларның дөнья тәртибен яңартуда роле, парламентаризмны камилләштерүдә илкүләм юрисдикциянең җәлеп итү һәм төбәк законнарын үзгәртүдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының роле һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советы депутатлары, парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән конференциядә катнашучыларны парламентаризм һәм парламентара хезмәттәшлек кафедрасы мөдире Валерий Бакушев сәламләде. "Илебездә парламентаризм үсешенең 30 елында закон чыгару эшчәнлеге, төбәк һәм гомумдәүләт мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү, хакимиятнең төрле тармаклары арасында нәтиҗәле, акыллы диалог төзү буенча зур тәҗрибә тупланган», – диелә котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентаризмы институтының башлангыч чорында да, бүген дә РФ хокукый үсешенең көчле потенциалы салынуына ышаныч белдерә. "Үзәк белән тыгыз хезмәттәшлектә – диалог һәм акыллы компромисслар аша без республиканың сәяси-хокукый каркасын төзи, милләтара килешүгә нигез сала алдык. Бу безнең казанышларыбызның нигезе булды, республиканың алга таба үсешен билгеләгән, Россиянең алдынгы субъектларының берсе булырга мөмкинлек биргән «Татарстан моделе» нигезенә салынды», – дип билгеләп үтелә текстта.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бу еллар дәвамында ТР Дәүләт Советының иң мөһим сыйфатлары булып ачыклык, профессионализм, сайлаучылар, гражданлык җәмгыяте институтлары, хакимият органнарының барлык тармаклары белән тыгыз хезмәттәшлек тора.  Нәтиҗәләр камил, концептуаль һәм аеруча мөһим –  системалы хокукый база формалашуда чагылыш тапкан. "Россия Закон чыгаручылар советы эшчәнлеге кысаларында, дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының округ ассоциацияләре мәйданчыкларында, Татарстан коллегаларының закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алга этәрүгә, алдынгы закон чыгару тәҗрибәсен өйрәнүгә, башка төбәкләр белән, шул исәптән, парламентара хезмәттәшлек аша ныклы, дустанә элемтәләр төзүгә аерым игътибар бирә», – диелә текстта.

Фәрит Мөхәммәтшин оештыручыларга фәнни-гамәли конференциянең киң аудиториясен сәламләү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдергән, шулай ук Россия парламентаризмы көне белән котлаган.

Конференциядә РФ Федераль Җыены палаталары, Белорусь һәм Россия Берлеге Парламент җыены вәкилләре, Россия субъектлары закон җыеннары депутатлары, укытучылар, магистрантлар һәм башка затлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International