Дәүләт Советында "Ачык ишекләр көне" узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе, 16:31

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары советларының профильле комиссияләре рәисләре өчен "Ачык ишекләр көне " узды. Катнашучыларны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде.

Светлана Захарова республика гражданнары мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу зарурлыгын билгеләп үтте. Депутат үзе җитәкләгән комитет эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, комитетның закон чыгару эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – Дәүләт Советының закон чыгару инициативалары проектлары өстендә эшләү. Агымдагы чакырылышта 8 шундый проект эшләнгән һәм федераль дәүләт хакимияте органнары адресына Дәүләт Советының 3 мөрәҗәгате әзерләнгән. «Федераль законнарда балигъ булмаганнарга тәмәке булмаган һәм башка никотинлы продукцияне сатуны федераль дәрәҗәдә тыю кирәклеге һәм мобилизацияләнгән гражданнар тарафыннан алимент йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү максатыннан "Башкарма производство турында" Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү кирәклеге турындагы тәкъдимнәр исәпкә алынды яки чагылыш тапты", – дип билгеләп үтте Светлана Захарова.

Комитет шулай ук законнарны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуга да игътибар бирә. Агымдагы чакырылышта комитет әгъзалары тарафыннан 43 контроль мәсьәлә каралган. "Контроль мәсьәләләрне әзерләгәндә депутатлар аларны үз сайлау округларында  гамәлгә ашыруны алдан өйрәнәләр. Мондый эш формасы урыннарда күтәрелгән сорауларны җентекләбрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә дип саныйбыз», – диде ул.

Актуаль мәсьәләләрне һәрьяклап өйрәнергә һәм аларны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә ярдәм итүче мөһим юнәлешләрнең берсе – парламентара хезмәттәшлек.

Айрат Зарипов шулай ук катнашучыларны үзе җитәкләгән комитет эшчәнлеге белән таныштырды. Ул комитет депутатлары арасында мәгариф һәм фәнни оешмалар, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре барлыгын әйтте.  "Шулай итеп, безнең комитет алып бара торган барлык төп мәсьәләләр буенча профессионаллар җыелган", – дип билгеләп үтте ул.

Закон чыгару комитет эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. «Быел без "Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында" закон проектын эшләү инициативасы белән чыктык, – дип билгеләп үтте Айрат Зарипов. –  Хәзерге катлаулы хәлләр әхлакый юнәлешләрне ныгыту, традицион кыйммәтләрне саклау, патриотизм тәрбияләү буенча алып барылган эшнең никадәр мөһим булуын раслады. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан закон проектын эшләү буенча эшче төркем оештырылды".

Комитет эшендә законнарны гамәлгә ашыруны контрольгә алуга зур игътибар бирелә. Комитетның һәр утырышында республиканың профильле министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашында контроль мәсьәләләр карала.

Бүген катнашучылар алдында РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин чыгыш ясады, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева халыкка социаль хезмәт күрсәтү турында сөйләде, мәдәни мирас объектларын саклауның актуаль мәсьәләләре буенча ТРда культура  объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International