Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаштылар

2023 елның 29 апреле, шимбә, 12:30

Бүген Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Өмә Россия юстиция университетының Казан филиалы территориясендә узды, анда өч йөзгә якын чыршы һәм нарат утыртылды.

"Безнең илдә, шул исәптән Татарстанда, мондый агач утырту акцияләре инде унынчы ел уза, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Соңгы дүрт елда "Хәтер бакчасы"халыкара акциясе үткәрелә. Аның максаты табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм республиканың яшел байлыгын арттыруда катнашу гына түгел, ә шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә хөрмәт күрсәтү. Бу язда республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә 275 мәйданчыкта агач һәм куак үсентеләре утырту оештырылды".

Равил Кузюров ТР Рәисе администрациясе, ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләренә яшел үсентеләр утырту, шәһәрләрне яшелләндерү һәм территорияләрне төзекләндерү чараларын үткәрүдә традицион активлык өчен рәхмәт белдерде.

«Хәтер бакчасы» акциясендә шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, университет студентлары һәм волонтерлар катнашты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International