Казанда Федерация Советы һәм Казахстан Парламенты сенаторлары илләр арасында хезмәттәшлек турында сөйләште

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе, 18:50

Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы һәм Казахстан Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча комиссиянең 15нче утырышында әнә шулай дип белдерде.

Казахстан соңгы биш ел дәвамында Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә. Узган ел Казахстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме 700 млн АКШ долларыннан артып киткән. Шул ук вакытта ике республика да товар әйләнеше күләмен елына 1 млрд долларга кадәр җиткерергә тели. «Безне нефть чыгару, нефть эшкәртү, безнең КАМАЗ берләштерә. Әмма иң мөһиме - безнең хезмәттәшлекне киңәйтү теләге бар», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе искәртеп узганча, быел Казахстан җитәкчелеге белән очрашулар узган, анда хезмәттәшлекне киңәйтүнең яңа юнәлешләре турында фикер алышканнар. Хәзерге вакытта Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин белән килешү буенча юл картасы эшләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International