Владимир Путин Җиңү көне белән котлау юллады

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе, 14:23

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны Җиңү көне белән котлады.

"1945 елның 9 мае тарихта халкыбызның бердәмлеге һәм рухи көче, тынычлык, яхшылык һәм гаделлек тантанасы триумфы буларак мәңгегә калачак. Безнең изге бурычыбыз - ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында истәлекне саклап калу, Ватанга намуслы хезмәт итү, – диелә Владимир Путинның котлавында. - Бүген җиңүчеләрнең яңа буыны, хәрби, патриотик традицияләренең лаеклы варислары батырларча Россияне яклап көрәшә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International